Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Марат Җәббаров: «Терлек саны кимү — авылларның киләчәген куркыныч астына куя»

Районда терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Чүпрәле районында булды. Ул «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. 

Семинар эшендә, шулай ук, министр урынбасары Гелүс Баязитов, район Башлыгы Марат Гафаров, Иделаръягы районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальниклары, терлекчелек буенча консультантлар, баш ветеринария табиблары, инвестиция компанияләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм зоотехниклар катнашты.

Министрның эш сәфәре «Дуван бакчалары» кооперативы һәм «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятенең эшчәнлеге белән танышудан башланды.

—Традиция буенча яз һәм көз айларында зона семинар-киңәшмәләре үткәрәбез, терлекчелек тармагын үстерүгә йомгак ясыйбыз һәм бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышабыз, - дип башлады Марат Җәббаров сүзен семинарның пленар өлешендә.

Министр язгы кыр эшләренә республиканың барлык районнары да диярлек керешүен билгеләп үтте. 

—Нинди ел булачагын беркем дә әйтә алмый, барлык технологик процессларны максималь дәрәҗәдә үткәрергә кирәк, нәтиҗә дә шуңа бәйле, - диде ул. —Республиканың потенциалы күпкә югарырак. Терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру өчен барлык шартлар да бар. Терлек санын киметү- ул авылларның киләчәген куркыныч астына кую, дигән сүз.

Марат Җәббаров азык-төлек үзәкләре булдыруга аерым игътибар бирергә кирәк, диде.

—Бүгенге көндә республикада 23 районда 47 азык-төлек үзәкләре бар. Алар республиканың 164 мең мөгезле эре терлеген тәэмин итә. Быел тагын шундый 9 азык-төлек үзәге төзелә. Бу зонада да аны булдыруны карарга кирәк, -дип тәкъдим итте министр.

Доклад белән министр урынбасары Гелюс Баязитов та чыгыш ясады. Ул авыл-хуҗалыгы өлкәсендәге эш нәтиҗәләренә тукталды. Сөт җитештерү күләме буенча Татарстанның төбәкләр рейтингында беренче урында торуын билгеләде.

Чүпрәледә исә «Молко» һәм «Цильна» җәмгыятьләренең бу юнәлештә нәтиҗәле эшләвен ассызыклады. Шулай ук, ит җитештерүдә дә районда уңай динамика күзәтелә.

Министр урынбасары сөт бәясенең агмдагы елда тотрылыклы булачагын әйтте. — Бүгенге көндә сөтнең бәясе 27 сумнан башлана, -диде ул. 

Район башлыгы Марат Гафаров авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларны санап үтте.

—Үткән елда уңдырышлылык буенча Чүпрәле районы республикада 2нче урынны, тулаем ашлык җыю буенча 4нче урынны биләде, -диде. - Бүгенге көндә язгы кыр эшләре дәвам итә. Чәчү мәйданнары 2164 гектарга артты. Уҗымнарның торышы канәгатьләнерлек. Терлекчелектә баш санының азаюы күзәтелә, әмма быел бу юнәлештә зур эш башкарылачак. 

Район Башлыгы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәртөрле ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

Киңәшмә барышында, шулай ук, хайваннарны идентификацияләү, фермаларның биологик куркынычсызлыгын тәэмин итү, малларны ашату, карау, үстерү, алдынгы технологияләрне куллану турында да сүз булды.

Соңында алдынгыларны бүләкләделәр. «Молко-Чүпрәле» җәмгыятеннән товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдирләре Марат Шәйхаттаров, Фәрит Нуртдинов, «Цильна» җәмгыяте терлекчесе Миләүшә Алимова Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәтенә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International