Чүпрәле районында “Яшь ГТОшниклар” муниципаль акциясе узды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Акциядә 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре һәм гомуми белем бирү оешмалары укучылары катнашты.

 “Чемпион” спорт комплексы базасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «Яшь ГТОшниклар» акциясе узды.

Акциядә 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре һәм гомуми белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Алар түбәндәге сынау нормативларын үтәделәр: челнок йөгереше, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, урыннан озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, теннис тубын төз итеп ыргыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International