Чүпрәле районында ТР Икътисад министрлыгының эшче төркеме булып китте

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Программага объектларга бару һәм эшмәкәрләр белән очрашу кертелде.

Бүген, 2024 елның 26 мартында, ТР Чүпрәле районына ТР икътисад һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыкларыннан эшче төркем килде.

Сәфәр барышында министрлыкларның эшче төркеме ТР Чүпрәле районы җитәкчеләре озатуында ҖЧҖ«Государев амбар»ны карады, атап әйткәндә, тегермән комплексын карап чыктылар; аннан соң кунаклар җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүче СПССК «Дуван бакчалары»на, шулай ук цеолитларны чыгару һәм эшкәртүгә махсуслашкан ААҖ«Идел буе Цеолиты»на килделәр.

Шулай ук эшче төркем әгъзалары СПССК «Исток» сөт эшкәртү цехында булдылар һәм «Дрожжаное» сәнәгать мәйданчыгы резидентларының җитештерүе белән таныштылар, анда җитештерү процесслары каралды һәм предприятиеләрне үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

ТР Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында эшмәкәрләр белән очрашу узды. Очрашу барышында бизнесны үстерү, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, шулай ук дәүләт органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде.

НО «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Рәсим Усманов «Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында» исемле доклад белән чыгыш ясады. Үз чыгышында Рәсим Усманов чүпрәлеләрнең Гарантия фонды ярдәменнән файдаланулары турында сөйләде. Узган елда 17 гариза кабул ителгән булса, быел инде - 4. "Барлык гаризалар буенча да уңай җаваплар кабул ителде", - дип билгеләп үтте ул.

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Рәсим Усманов Россия ислам университеты белән берлектә эшләнгән яңа «Даман» гарантия продуктын эшләтеп җибәрүгә аерым игътибар бирде;  бизнес-берләшмәгә кече һәм урта эшкуарлык бизнес субъектлары өчен булган ташламалы кредитлау программалары, эшкуарларга кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча поручительлек бирү шартлары, шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фонды базасында эшләүче бердәм кредитлау үзәге хезмәтләре турында  сөйләде. Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

«ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» НО вәкиле Данис Айнуллов республикада эшкуарларга нинди ярдәм чаралары күрсәтелүен сөйләде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы партнерлык финанслары бүлеге җитәкчесе Руслан Хәлиуллин партнерлык финанслары продуктларын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалык формаларын үстерү бүлеге башлыгы Александр Малокин авылда кече хуҗалык формаларына ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Иджара лизинг компаниясе вәкиле Рамил Сөләйманов Ислам продукциясе җитештерү һәм бу өлкәдә ярдәм чаралары белән бәйле яңа юнәлешкә тукталды.

Чүпрәле районына эш сәфәренә йомгак ясап, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева Чүпрәле районында эшкуарлык үсеше динамикасының уңай булуын билгеләп үтте.

- Кече бизнесны үстерү -  безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Ярдәм чараларын үстерү, сөйләү, күрсәтү- безнең төп бурычыбыз. Без бүген берничә ноктада булдык һәм кешеләрнең ничек эшләвен күрдек, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык предприятиеләр, төрле кыенлыкларга карамастан, нульдән ачып, (хәтта янгыннан соң да) «Идел буе Цеолиты» барысын да яңадан эшли башлады. Барыгызга да эшегез өчен министрыбыз исеменнән рәхмәтемне белдерәм. Һәр эшкуар, һәр эшче Татарстан Республикасы икътисадына үз өлешен кертә.

Район башлыгы Марат Гафаров:

- Чүпрәле районында кече һәм урта бизнес өлеше арта, бу бик куанычлы. Әгәр 5 ел элек ул 15 процент булса, бүген инде 26 процент, үзмәшгульләр саны арта. Эшчеләр 3000 кешене тәшкил итә. Мин ышанам, бизнес өчен ярдәм итү чаралары күп эшләнә, шуңа күрә бу юнәлештә җәлеп ителгән кешеләрне күбрәк күрәбез. Ярдәм чаралары чыннан да бик күп, иң мөһиме - алардан вакытында файдалану, - дип ассызыклады Марат Гафаров.

Башкарган эшләре һәм югары җитештерү дәрәҗәсе өчен Эшче төркем эшкуарларга рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International