Яңа махсус салым режимына күчүче физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (үзмәшгульләр ) мөстәкыйль эшчәнлектән кергән керемнәрдән бары тик ташламалы ставка буенча гына — 4 яки 6% түли алачак. Бу бизнесны легаль рәвештә алып барырга мөмкинлек бирәчәк.
Һөнәри керемгә салымның өстенлекләре:
Хисаплар һәм декларацияләрнең булмавы: декларацияне тапшырырга кирәк түгел. Керемнәрне исәпкә алу автомат рәвештә мобиль кушымтада алып барыла;
Чек кушымтада формалаша: Чекны «Минем салым» мобиль кушымтада формалаштырырга була;
Иминият кертемнәрен түләмәскә мөмкин: пенсия һәм медицина иминиятенә фиксацияләнгән взносларны түләү бурычы юк;
Шәхси эшмәкәр статусыннан башка легаль эш: шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмичә генә эшләргә мөмкин. Керем кушымта белешмәсе белән раслана;
Салым вычеты бирелә: вычет суммасы -10000 сум. 4% ставка 3% ка кадәр, 6% ставка 4% ка кадәр кими. Хисап автоматлаштырылган.
Түләүгә салым санарга кирәкми: салым автомат рәвештә кушымтада исәпләнә. Түләү- киләсе айның 25 числосыннан да соңга калмыйча;
Отышлы салым ставкалары: 4% — физик затлардан кергән табыш. 6% - юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән кергән табыш күләме. Башка мәҗбүри түләүләр юк;
Интернет аша гади теркәлү: инспекциягә визитсыз теркәлү: мобиль кушымтада, Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки банк аша;
Хезмәт килешүе буенча бергә эшләү мөмкинлеге: хезмәт хакы салымны исәпләгәндә исәпкә алынмый. Эш урыны буенча хезмәт стажы өзелми;
Салым ставкалары: салым ставкасы, һөнәри керемгә салым түләүчегә акча күчергән кешеләргә бәйле (4% физик затлар белән исәп-хисап ясаганда, 6% шәхси эшкуарлар һәм оешмалар белән исәп-хисап ясаганда);
Барлык җитештерелгән исәп-хисапларны һәм алдан түләүгә салым суммасын кушымта аша ай дәвамында теләсә кайсы вакытта күрергә мөмкин. Салым режимы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Бу чорда салым ставкалары үзгәрмәячәк.