Чүпрәледә IV төбәкара автокросс ярышлары узды

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

IV төбәкара автокросс сөючеләр арасындагы ярышны күзәтергә шактый гына җанатарлар җыелды.

Ярышларда катнашырга Ульяновск, Чувашия өлкәсеннән дә  автопилотлар  килгән иде. Старт сызыгына баскан тугыз автоузышчының дүртесе исә чүпрәлеләр иде: бертуган Нияз һәм  Илназ Хафизовлар, Дамир Нигматуллин  һәм  Руслан Идиатуллин. Кызганыч, көтелмәгән хәлләр аркасында райондашларыбыз беренче өчлектә урын яулый алмады.

Ярышта катнашучыларны район башлыгы Александр Шадриков сәламләде. Республика һәм район оешу көне уңаеннан үткәрелгән әлеге чараның, экстремальспорт төре булуына карамастан, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда үз роле барлыгын искәртте. Узышлар арасындагы тәнәфес вакытында автотрасса буйлап велоспедларда йөрү мөмкинлеге дә бирелде.

Нәтиҗәдә 1 урынны Сергей Аничкин, 2- Владимир Соболев, 3- Радик Санатуллов яулады. 4 һәм 5 урыннарны бертуган Хафизовлар бүлеште. Җиңүчеләргә Грамоталар, кубок һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International