ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Авыл җирлекләре башлыклары һәм әлеге биләмәдә хуҗалык итүче агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең халык белән очрашуы, еллык эшчәнлекләренә хисап тоту, алга бурычлар билгеләү җыеннары бу атнада Татар Бизнәсе, каракитә, Алешкин-Саплык, Шланга, Уби, Зур Чынлы, Шәйморза, кече Чынлы авылларында булды.Халык җыеннарында районның хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләренең дә катнашып, кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирүе матур традициягә әйләнде. Бу халыкка район үзәгенә барып йөрмичә генә үзенә кирәкле консультацияне алырга, борчыган сорауларына җавап табарга ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, моннан берничә ел элек 15 февральне без “Әфганчылар көне” буларак билгеләп үтә идек. 2011 елның 1 январеннан башлап аны “Ватанны читтә хәрби хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне” буларак календарьга керттеләр. Тарих битләренә күз салсак, андый 30 сугышта 1,5 миллионнан артык солдат катнашкан, 25 меңнән артыгы чит җирләрдә башын салган. 

Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә

9 февральдә Иске Чүпрәле күп профильле лицей базасында “Илһам” яшь язучылар Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды.

Иске Шәйморза “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбия эшенең төп юнәлеше булып, “Юл әлифбасы” н өйрәтү, балаларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру тора. Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү өчен без мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы "китабын кулланабыз, махсус  укыту планнары һәм программага нигезләнеп, шул ук вакытта балаларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен  истә тотып, еллык перспектив планнар төзелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International