Чүпрәледә әфганчыларны искә алдылар

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Хәзер 15 февраль көнне без Вьетнам, Мисыр, Корея, Камбоджа, Сирия, ангола, Йемен, Әфганстан һәм башка илләрнең чакыруы буенча утка кергән һәм хәрби антларына ахыргача тугры калган солдатларны искә алабыз. Совет иле хәрбиләренә ике дистәдән артык дәүләтнең сугышчан хәрәкәтләрендә катнашырга туры килә. Якын көнчыгыштагы сугышлар аша гына да 30 меңнән артык солдат һәм офицер уза. Озак еллар сер булып сакланса да, 90 нчы еллар ахырында безнең хәрбиләрнең чит ил сугышларында катнашулары турында ачыктан – ачык яза башладылар. 9 ел һәм 19 көнгә сузылган Әфган сугышында безнең илнең 520 мең солдаты катнаша, 15 меңгә якыны һәлак була, 36 меңе яралана, 312 хәрбинең кайдалыгы бүгенге көнгә кадәр билгесез. Татарстан Республикасы буенча 9570 егет Әфган мәхшәрен кичә. 250 кеше төрле орденнар, 1415 кеше медальләр белән бүләкләнә. 296 асыл егетебезгә әлеге яудан исән – сау әйләнеп кайту насыйп булмады.Чүпрәле районыннан чакырылган 250 дән артык солдат Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәде. Аларның унбиштән артыгы каһарманлыгы өчен орден – медальләр белән бүләкләнде. Ни кызганыч, тугыз якташыбыз Әфган тауларында башларын салды. Район үзәгендәге каһарманнар аллеясында аларны искә алу уңаеннан үткәрелгән митингка әлеге солдатларның әти – әниләре, туганнары һәм якыннары да чакырылган иде. Мәйданда бер минут тынлык игълан ителде. Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Марат Гафаров аларга ихлас күңелдән иң җылы хисләрен җиткерде, Ватанга тугры уллар үстергәннәре өчен рәхмәт сүзләрен әйтте һәм чәчәк букетлары белән истәлек бүләкләре тапшырды.Митингта Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның ветераннар советы рәисе Иршат Жиһаншин чыгыш ясады. Алар Чүпрәле егетләренең кайсы гына частьтә хезмәт итүләренә дә карамастан, хәрби антларын чын күңелдән җиренә җиткереп үтәүләре турында горурланып сөйләделәр. Әфганстанның утлы сукмакларын узган, сугышны үз күзләре белән күргән һәм берничә мәртәбә үлем белән йөзгә – йөз очрашкан Виктор Петуховның да митингтагыларга йөрәктән чыккан әйтер сүзләре күп иде.Чыгышының ахырында ул сугышчан иптәшләренә багышлап язылган шигырь юлларын да укыды. Шулчак янәшәмдә баскан бер төркем әфганчыларның күзләрендә яшь бөртекләре күрдем, әле бик үк карт булмасалар да маңгайларындагы кырыс җыерчыклар Әфганстандагы мәхшәрне хәтерләтә сыман. Әйе, тән җәрәхәтләре тартылса да, сугыш калдырган йөрәк яралары төзәлми, һаман да үзен сиздереп сыкрап тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International