Чүпрәле мөгаллимәсе “Нечкәбил”дә катнаша

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Тәтештә  "Нечкәбил-2018"  республика конкурсының  зона сайлап алу туры узды. Конкурсның төп героинясы -  аналар, гаилә учагын саклаучылар, җәмгыятебезне хезмәтләре белән данлаучы хөрмәтле  хатын-кызлар. Әлеге чарада Чүпрәле данын яклап, быел Иске Кәкерле урта  мәктәбенең  инглиз теле мөгаллимәсе Земфира Фәткуллина катнашты.

Катнашучылар белән үткәрелгән әңгәмәләрдә жюри берьюлы карашлар киңлеген, социаль активлыкны, максатчанлыкны, характер, ихтирамлылык, мөлаемлылык кебек сыйфатларны, конкурста катнашучыларның әзерлекләрен бәяләде.  Шулай итеп, зона турлары конкурсантлары  сентябрь аенда узачак  "Нечкәбил-2018"  фестиваленең ярымфиналында  катнашачаклар. Конкурс финалы исә  ноябрьдә Әниләр көнендә Казанда  булачак.  Земфира ханымга  уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International