Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Зинаида Романовага 90 яшь тулды

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Зинаида Николаевнаның балачагы бер дә бәхетле булмый. Әтисен ул бөтенләй хәтерләми. Дүрт баласы белән ялгыз калган әнисе башка тормышка чыкмый. Ике абыйсын сугышка алалар, алары да хәбәрсез югала. Бүгенге көндә дә бернинди мәгълүмат юк. Олы апасы тормышка чыга, әнисе вафат була.  Шулай итеп, Зинаида Николаевна төп нигездә  берүзе кала.

Сугыш елларында Чуваш Чүпрәлесе авылында  балалар йорты ачыла, Зинаида апа шунда эшкә урнаша.  Аннан  район үзәк хастаханәсендәге кер юу бүлегендә хезмәт куя.

- Ул еллардагы кер юуының авырлыгы... Суны җылытабыз, аны атлар белән ташыйлар. Аннары кул белән юабыз.  Ә авыруларның күплеге әйтеп бетергесез иде. Нинди генә авыру юк, Ходай саклаган күрәсең, эшләдек шулай,- ди Зинаида Николаевна.

Юбиляр Николай Романов исемле бик тә итагатьле кешегә тормышка чыга. Бәхетле гаиләдә 5 бала үсә. Бүген аларның дүртесе дә әнисе белән бер урамда яшиләр.  Авылдашлар хәтта шаяртып, бу урамны “Романовлар”ныкы дип йөртәләр.Бәхетле әбинең 13 оныгы, 18 оныкчыгы бар. 

Ә үзе ул төпчек улы Анатолий һәм килене Татьяна тәрбиясендә көн күрә.  Хәер, исәнлеге әлегә, ходайга шөкер. Өй эшләрендә дә булыша, дөнья яңалыклары белән таныша юбиляр.

Матур гадәт буенча юбилярны район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов  һәм авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров  котладылар. РФ Президентының котлау хатын һәм бүләкләр тапшырдылар. Сугыш чорындагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, исәнлек, иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International