Татар Шатрашаны авылында икенче мәртәбә укулар узды

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Ул вакытта да мондагы халыкның бердәмлегенә, бер – берсенең туганнарча мөнәсәбәтенә сокланып кайткан идем. Ярты гасырга якын еллар читтә яшәгән авылдашлар шулай күрешеп торырга һәм туган авыллары – Шатрашанны күңел түреннән сөртеп ташламаска сүз куешканнар иде.Чараның быелгысына да кунаклар күп кайткан, урам тутырып халык ташкыны агылды. 

-Быелгы чараны 9 май- Җиңү көненә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм сугыштан соң вафат булган авылдашлар рухына багышларга уйладык. Шуңа күрә чараның беренче өлешен дә авылдаш – каһарманнар истәлегенә куелган обелиск янында башладык. Күргәнегезчә, Россиянең төрле шәһәрләрендә сибелеп яшәүче шатрашанлыларның күбесе диярлек авыл бәйрәменә кайтты. Рәхмәт барысына да,- ди “Шатрашан укуларын” оештыручыларның берсе Дамир хәзрәт Сатдинов. Әйтергә кирәк, Дамир хәзрәт Сембер шәһәрендә яшәсә дә, үзенең туган авылына еш кайта, мондагы халыкның тормыш – көнкүрешен кайгыртып яши торган үтә дә тынгысыз кеше. Бөтен барлыгы белән ул киләчәктә дә Шатрашан авылын яшәтү хакында нык борчыла. “Безнең авыл бик дус һәм тату. Авылдашларыбыз бер – берсе белән кочаклашып күрештеләр, чишмәгә төшеп су эчтеләр. Гомумән, күз яшьләре аша чыккан шатлык мизгелләрен сөйләп тә аңлата алмыйм”,- ди хәзрәт. Аннан соң ул "Шатрашан укуларын" оештыруда иң актив катнашкан һәм төрлечә ярдәм күрсәткән бер төркем кешеләргә оештыру комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. "Бүген авылыбызда 100 дән артык шәхси хуҗалык исәпләнә, аларда 300 гә якын кеше гомер кичерә. Район үзәгеннән шактый ук читтә яшәсәк тә, җитәкчелекнең даими игътибарын, ярдәмен тоябыз. Безнең авылыбыз гасырлар буе язгы ташу вакытында су басудан интегә иде. Дистәләрчә миллионлаган акча хисабына Зур Якла елгасының ярлары киңәйтелде, хәзерге вакытта авылны андый куркыныч янамый. Авылыбыз территориясендә цеолит чыгару карьеры ачылды, күптән түгел аны эшкәртү заводы да сафка басты. Безнең халык бик уңган. Элек елларда бабайларыбыз тире эшкәртеп аннан җылы туннар, бүрекләр тегү буенча районда гына түгел, чит төбәкләрдә дә дан тоткан, күпләп мал – туар, кош – корт асраган, умартачылык белән шөгыльләнгән. Читкә китеп төпләнсәләр дә, авылдашларыбыз югалып калмады. Шул ук вакытта авыл белән араны да өзмиләр", – ди әлеге бәйрәмне оештыруда башлап йөргән Мансур Низамов. Бәйрәмгә кайтучы кунаклар арасында Россия Кораллы көчләре офицеры, майор Гөлсинә Абдуллина да бар иде. 16 яше тулар – тулмас авылдан киткән. Язмыш аны төрлечә сынаган. Хәрби училищены уңышлы тәмамлаган кыз төрле частьләрдә, горнизоннарда хезмәт иткән. Ватан алдында күрсәткән батырлыклары өчен орден- медальләргә лаек булган.

 

-Чакыру алгач ике дә уйлап тормадым, югарырак торучы командирларга гозеремне җиткердем дә, юлга чыктым,- ди Новокузнецк шәһәреннән кайткан майор, - туган авыл бик сагындырган, мин яшь чакта ул болай ук төзек түгел иде, яңа мәчет сафка баскан, аның янәшәсендә үк күп функцияле үзәк эшләп тора, урам юллары тигезләнгән. Килгән кунакларны бер – бер артлы микрофонга чакырдылар. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров шатрашанлыларга үзенең иң җылы теләкләрен ирештерде, алга табан да шулай туган җирдә бергәләшеп шатлыклы күрешүләр насыйп булуын теләде. Бөтендөнья татар Конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Иршат Закиров, элек елларда Татар Шатрашаны мәктәбендә директор булып эшләгән Барис Сабирҗанов, район мөхтәсибе Рөстәм Рәкыйпов, авыл мәчете имамы Рафаил Тәҗетдинов эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Яу кырында ятып калган авылдашлары рухына дога кылдылар. Бәйрәмгә мәктәп балаларының чыгышлары да ямь өстәде. Районның иң оста баянчысы Руслан Шәрәфетдинов, күп конкурслар лауреатлары Рөстәм Низамов белән Альберт Мөшәрәпов һәм үзенә генә хас тембрлы җырчы Илдар Каюмов башкарган җырларны көчле алкышларга күмделәр. Кунаклар арасында да җырга – моңга хирыс кешеләр дә булып чыкты. Барис Сабирҗанов үзе язган “Шатрашаным” җырын сузганда кайберәүләрнең күзендә яшь тамчылары да күренде. Ә менә хәрби офицер Гөлсинә Абдуллинаның шушы кадәр оста иттереп татар җырын башкаруы берәүне дә битараф калдырмады. Көн уртасы җиткәч авыл өстендә Азан тавышы яңгырады, аннан соң бергәләшеп мәчеттә Өйлә намазы укылды. Аннан чыккач барлык кунакларны һәм авыл халкын корбан ашына чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International