Яңа елга иң әйбәт әзерләнүчеләр бәйгесе җиңүчеләре

2018 елның 2 гыйнвары, сишәмбе

Традиция буенча  быел да районда яңа елга территорияләрне, биналарны, торак йортларны иң әйбәт бизәүчеләрне бүләкләделәр. Район башлыгы Александр Шадриков 31 декабрьдә үткән яңа ел кичәсендә, оешма һәм учреждение хезмәткәрләренең тырышлыгын, хезмәтен бәяләп, җиңүчеләргә Дипломнар тапшырды.

Биналарны, территорияләрне иң әйбәт бизәүчеләр арасында: «Сетевая компания» Чүпрәле район электр челәтәре оешмасы, җитәкчесе  Ирфан Рәхматуллин һәм Балалар иҗат йорты, җитәкчесе Юлия Тарнавская җиңүче булды.

Район үзәгендәге  төр Чыршыны эстетик зәвык белән бизәгәне өчен «Прогресс» унитар предприятиесе, җитәкчесе Евгений Иванцов бүләкләнде.

Иң әйбәт кар фигурасы өчен 3 дәрәҗә Диплом белән: район дәүләт ветеринария оешмасы, җитәкчесе Айрат Иматдинов;

-2 дәрәҗә Диплом белән: Балалар сәнгать мәктәбе, җитәкчесе Руслан Шәрәфетдинов;

-1 дәрәҗә Диплом белән: район тармаклы технологияләр техникумы, директоры Рамиль Әхмәтов бүләкләнде.

Шәхси эшмәкәрләр арасында җиңүче исеменә  Эльмас Насибуллин лаек  булды.

“Авыл җирлеге” номинациясендә:  җиңүче Дипломы Алешкин-Саплык авыл җирлеге, башлыгы Петр Артемьевка, шәхси торак йортлар арасында Алешкин-Саплыктан, шулай ук, Артемьевлар гаиләсенә тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International