Чүпрәледә Украинада һәлак булган Илья Денисов белән хушлаштылар

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

   Бүген, 2022 елның 25 маенда Чүпрәле районында контракт хезмәте гвардия ефрейторы Илья Денисов белән хушлаштылар.

   Илья Александрович 19 майда Украинадагы махсус операция вакытында хәрби заданиене үтәгәндә батырларча  һәлак булды. 2022 елның 7 июлендә аңа 26 яшь тулган булыр иде. Ул Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Өйдә аны әтисе, әнисе, кыз туганнары һәм энесе кайтуын көтте.

   Бүген Илья Денисов туган һәм үскән Хорновар-Шигали авылында җирләү тантанасы булды. Аны соңгы юлга озатырга туганнары һәм якыннары, район җитәкчеләре, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары, укучылар, авыл халкы да килгән иде.

   Район башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, Ильяс Денисов командование тарафыннан куелган бурычларны намус белән һәм җаваплы үтәгән, гомеренең соңгы минутына кадәр ул Ватан алдындагы антына тугры калган.

   – Без һәрвакыт егетләребезнең батырлыкларын истә тотачакбыз. Без бүген дә махсус операциядә, туган ил алдындагы бурычларын үтәүче егетләребезнең һәммәсенә дә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Сүзләр табуы бик авыр, Ильяның әти-әнисе алдында баш иябез, сез илебезгә лаеклы ул үстергәнсез. Аның батырлыгы буыннар хәтерендә мәңге яшәр, - диде район башлыгы.

   "Илья Денисов - Россия һәм Чүпрәле районы горурлыгы, аның каһарманлыгы безнең барыбыз өчен дә батырлык үрнәге булачак. Мәңгелек хәтер!",- диде Альберт Хәйретдинов, дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе.

   Илья хезмәт иткән хәрби часть вәкиле Александр Авраменко Батырлык ордены белән бүләкләнүен билгеләп үтте. «Без аны соңгы юлга озатмыйбыз, ул безнең йөрәкләрдә әйбәт ул, яхшы туган, дус-иптәш һәм хәрби буларак, чын Ватан Герое буларак истә калачак»,-диде ул.

   Ильяның балачагы, уку еллары турында мәктәп вәкилләре, сыйныфташлары, туганнары искә алды.

   – Без аны мәктәптә яратып Илюша дип йөртә идек. Ул бик мәрхәмәтле, ачык күңелле укучы иде. Җырларга бик яратты. Мәктәптә, клубта бер генә концерт та аның катнашыннан башка узмады. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да ул һәрвакыт мәктәп, укытучыларның сәламәтлеге белән кызыксынды.  Әти-әнисенә шундый ул үстергәннәре өчен рәхмәт, Илюша сиңа мәңгелек хәтер, - диде озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Любовь Степанова.

   Илья Денисов мәктәптән соң Чувашия дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә, югары уку йортын 2018 елда тәмамлый. Шул ук елны ул Ульяновск шәһәрендәге хәрби частька хезмәткә алына. Хезмәт итү срогы тәмамлангач, контракт буенча калырга карар кыла.

   Туганнарының  һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International