Чүпрәледә Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды

2022 елның 21 мае, шимбә

   2022 елның 20 маенда район мәдәният йортында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды

   Чара башланыр алдыннан бәйрәм кунаклары фойеда әзерләнгән күргәзмәне карадылар. Чарага килүчеләр мөселманнарның элеккеге өс, баш, аяк киемнәре, баш киемнәре белән таныштылар, шулай ук музей фондыннан тәкъдим ителгән изге китаплар-Коръән һәм күп еллар элек төзелгән шамаилләрне карадылар. Балалар иҗат йортына йөрүче балалар исә ислам тематикасына багышланган картиналар ясаганнар.

   Шулай ук, Гөлфия Яфизова җитәкчелегендәге «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсе туплаган төрле эшләнмәләр: сөлгеләр, алъяпкычлар, түбәтәйләр  аерым игътибарга лаек булды. «Ак калфак» хатын-кызлары ислам мәдәнияте традицияләрен саклауда  һәм аларны яшь буынга тапшыруда зур көч куялар.

   Чара мәдәният йортының тамаша залында Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте.

   Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Марат Гафаров котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел –әһәмиятле вакыйга булып тора. "Күп еллар дәвамында мөселманнар, үз сәнгатен, мәдәниятен һәм рухи мирасын саклап, ил үсешенә зур өлеш керткәннәр һәм бүген дә кертеп яшиләр", - дип билгеләп үтте ул. Марат Гафаров шулай ук Чүпрәле районында да мөселманнарның ата-бабаларының гына түгел, биредә яшәүче төрле милләтләрнең гореф-гадәтләренә хөрмәт белән каравын ассызыклады һәм кмилләтләр арасындагы күп гасырлык тату дуслыкның алга таба да дәвам итүен теләде.

   Район башлыгы Марат Гафаров дини эшчәнлектә, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауда  актив алып барган өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

   Сәхнәдә Идел Буе Болгарының Ислам динен кабул итү тарихы һәм аның дәүләт үсешенә йогынтысы турында күп сөйләнелде. Чара концерт программасы белән үрелеп барды, анда Аллаһы Тәгаләне, Ислам дөньясын данлаган җырлар башкарылды. Чөнки ислам-дин генә түгел, ә мәдәният, яшәү рәвеше дә.  Яшьләр һәм балалар, шулай ук мөселман хатын-кызлар мөнәҗәтләр укыдылар.

   Имам-хатыйблар, шулай ук мөхтәсибәт вәкилләре Чүпрәле районында дини юнәлештә башкарылган эшләр, мөселманнарның тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләделәр.

   Чара катнашучыларда мөселман мәдәнияте дөньясының  асылын, кыйммәтләрен ассызыклады. Чыгышлар  тыңлаучылар күңелендә җылы хисләр калдырды, аралашу, бер-береңнә хөрмәт хисләре бүләк итте.

   Белешмә

  Идел буе Болгарында ислам дине күпкә элгәрерәк булган, дип билгеләп үтелә.  Елъязма чыганаклары исә аның рәсми рәвештә кабул ителүен  922 елга бәйли. Шушы елны бирегә Багдад хәлифәтеннән илчелек килде.

   Бу вакыйга турында мәгълүмат илчелек сәркәтибе Әхмәд ибн Фадланның (877-960) сәяхәт язмаларында сакланган. Ул шулай ук Идел буе Болгары шәһәрләрендә ислам диненең таралуын теркәгән, бик күп мәчетләр һәм ислам динен тотучыларның булуын билгеләп үткән. Шуңа да  922 елның 21 мае рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең датасы дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International