Чүпрәледә QR-код белән керү урыннары билгеле: яңа Covid чикләүләр гамәлдә

2021 елның 15 октябре, җомга

   Авыруны җиңүнең бердәнбер юлы – вакцина ясату. Мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә  районда 5300 кеше вакцина кадаткан

   Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, санитар-эпидемияләргә каршы комиссия рәисе Айрат Җәлалов бу санның әле бик аз булуы турында әйтә, авыруга каршы иммунитет булдыру өчен халыкның 80 процентының вакцинацияләү процедурасы аша үтүе кирәк. Безнең район өчен бу – 14106 кеше.

  – Коронавирус белән вәзгыять көннән-көн катлаулана. Белгечләр аның хәзергесен дүртенче дулкын дип атый. Авыруның яңа көчле дулкын булып таралуына күпләрнең җәйге отпускларында чит илләргә чыгып, коронавирусның яңа төрле штаммнарын алып кайтуы сәбәпче, - ди Айрат Җәлалов.

   Коронавирус чоры башланганнан бирле районда авыруның 144 очрагы теркәлгән, 43 кеше вафат булган. Авыраучылар белән бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә эшләп килүче ковид-госпиталь дә шыплап тулган. Һәм аларның саны арта гына бара. Бу очракта Хөкүмәт, үз халкын саклап калу өчен, ни эшләргә тиеш? Билгеле, төрле чикләүләр кертеп һәм авыруга каршы вакцинаны мәҗбүри итеп кенә бу зәһмәтне җиңеп буладыр. Шуңа да 11 октябрьдән Татарстанда пандемиягә кагылышлы чикләүләр кертелде дә инде. Кинотеатрга, театрга, сәүдә үзәкләренә, концерт залларына бары тик  QR-код күрсәтеп кенә кереп була хәзер. Бу безнең районда да шулай. Әлеге уңайдан Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Ильмир Измайлов безнең районда да барлык җәмәгать туклануы предприятиеләренә, «Гаилә», «Лидер» кебек сәүдә үзәкләренә халыкның бары тик QR-код белән генә керә алачакларын белдерде.

   – Районда да мәҗбүри вакцинацияләү игълан ителде,- ди ул. Хөкүмәт карары нигезендә  60 яшьтән өлкәнрәкләр, медицина, белем бирү һәм социаль учреждениеләр, транспорт һәм энергетика өлкәсе, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен тиешле булды ул хәзер. Бу таләп, шулай ук, чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәтләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре, почта, кәрәзле элемтә салоннары, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, кино, музей, концерт, күргәзмә заллары, китапханә, ял үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, даруханә, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервисларда эшләүчеләргә дә кагыла. Югары һәм махсус урта уку йортларыннан читтә практика узучы студентлар да мәҗбүри рәвештә прививка кадатырга тиеш.

  Белешмә

  Вакцина ясатуны раслаучы QR-код  яисә ковид белән авырганлык турында сертификат дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта була.  Авырган кеше табибка мөрәҗәгать итмәгән булса, яисә авыруны билгеләрсез генә кичерсә, аның QR-коды булмый.  QR-кодны электрон формата телефонга күчерсәң дә, кәгазьгә бастырып алсаң да ярый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International