Татарстанның 2000 төрдән артык фермер продукциясе “Үземнеке” маркетплейсына тәкъдим ителде

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, республика халкы онлайн режимында Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән натураль фермер продукциясенә заказ бирә ала. Өйдән чыкмыйча гына, азык-төлек сатып алу мөмкинлеге Россельхозбанкның Үземнеке маркетплейсы ярдәмендә бирелә. Татарстан фермерлары бу маркетплейста барлыгы 2000 төрдән артык продукция тәкъдим итә.

«Үземнеке» мәйданчыгында сөт продуктлары, сыр, йомырка, икмәк-күмәч әйберләре, яшелчә һәм җиләк-җимеш, балык, ит, казылык әйберләре сатып алырга мөмкин. «Хәләл» стандарты буенча продукция җитештерүче товарлар линейкасы аерым тәкъдим ителә.

Сервисның төп бурычы - кулланудагы гадилек. Бер-ике клик, һәм продуктлар сезнең өйдә. Заказны рәсмиләштерү өчен кәрҗингә кирәкле продуктларны «җыярга» һәм китереп тапшыру адресын күрсәтергә кирәк. Китереп бирүне фермер үзе (китерү буенча компания) башкара, товарны үзеңә дә кереп алырга була. Сайтка яки “Свое родное” кушымтасына кереп, сатып алучы азык-төлек продуктлары турында файдалы мәгълүмат белән таныша яки яңа рецептларны өйрәнә ала.

«Безнең өчен, өстәмә сату каналы биреп, фермерлар продукциясен алга этәрүдә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итү,  шулай ук потенциаль сатып алучыларга сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеге бирү мөһим. Бу - республиканы конкурентлыкка сәләтле сыйфатлы һәм экологик чиста продукция җитештерүче төбәк буларак ачу өчен менә дигән мөмкинлек», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

«Үземнеке» онлайн-мәйданчыгына беренчеләрдән булып Зеленодольск районыннан фермер һәм ресторатор Кадәрия Лотфуллина чыкты.

"Күңелне сөендереп,  продукцияне сату географиясе берничә тапкырга артты. Эшләү дәверендә безнең үзебезнең клиентлар базасы барлыкка килгән иде инде, әмма Россельхозбанк мәйданчыгы ярдәмендә сатып алучылар географиясе тагын да киңәйде. Хәзер атнага бер тапкырдан да ким түгел, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә кадәр үзебезнең продукцияне җибәрәм", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International