Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен сораштыруда катнашырга чакыра

2021 елның 15 мае, шимбә

   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының мәгълүмати иминлек өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү буенча сораштыру уздыруы турында  хәбәр итә.

   Катнашуга авыл һәм урман хуҗалыгы, аучылык, балыкчылык, файдалы казылмалар чыгару, эшкәртүче производстволар, электр энергиясе, су белән тәэмин итү, төзелеш һ.б. мәсьәләләр белән шөгыльләнүче дәүләт һәм муниципаль оешмалар, хосусый шәхси һәм башка милек рәвешендәге оешмалар чакырыла. Сораштыруда катнашу өчен 15 июльгә кадәр анкета тутырып җибәрергә кирәк. Ул оешма җитәкчесе, персонал белән идарә итү бүлекчәсе җитәкчесе яки белгече, кадрлар хезмәте, шулай ук башка бүлекчәләр җитәкчеләре тарафыннан  тутырылырга мөмкин.

   Алынган нәтиҗәләр төрле дәрәҗәдә белем бирүнең һәм белгечлек алуның мәгълүмати иминлеге өлкәсендә белгечләргә булган ихтыяҗны, аларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, белем бирү программаларын камилләштерү өчен файдаланылачак.

   Анкеталау турында тулырак мәгълүмат белән сайтта https://itsecurity2020.vcot.info/ танышырга мөмкин.

   Үткәрелә торган тикшеренүләр кысаларында анкета тутыруда катнашучыларга эш көннәрендә itsecurity@vcot.info электрон почта аша консультация ярдәме күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International