Чүпрәле егетләре хәрби хезмәткә киттеләр

2021 елның 14 мае, җомга

   Бүген, 2021 елның 14 маенда, Петр Дементьев исемендәге паркта егетләрне армиягә озату тантанасы булды.

   "Россия Кораллы Көчләре сафларын Чүпрәле районыннан биш егет тулыландыра. Болар - Яңа Чокалыдан Алмаз Айметдинов, Борындык станциясеннән Леонид Землемеров, Чуаш Чүпрәлесе авылыннан Егор Сачков, Чуаш Бизнәсе авылыннан Альберт Столовин һәм Үби авылыннан Максим Шавкин», - дип таныштырды Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов егетләр белән.

  Ул армиядә хезмәт итү тәртибен яңгыратты, хәзерге вакытта хезмәт итү вакыты бары бер ел гына тәшкил итә, хәрбиләргә ата-аналар һәм якыннары белән кәрәзле телефоннар аша шалтырату һәм аралашу мөмкинлеге бирелә, дип билгеләп үтте.

   Район башлыгы Марат Гафаров призывникларга сәламләү һәм котлау сүзләре җиткерде. Ул егетләргә туганнарын онытмауларын һәм үзләре турында вакытында хәбәр итеп торырга кирәк икәнлеген искә төшерде.

   «Бу көннән башлап сезнең әти-әниләрегезне командирлар, ә сезнең дусларыгызны армия иптәшләре алыштыра. Һәм сезнең бүгенге гадәти тормышыгыз күпкә тәртипле булачак. Иң яхшы командирларыгыз һәм ышанычлы дусларыгыз булуын телим. Ә без бер елдан соң сезне каршы алырбыз, - диде Марат Ринатович.

   Котлауларга Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Рамил Җамалетдинов, мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, Сергей Радонежский исемендәге чиркәү настоятеле Павел атакай, авыл җирлекләре башлыклары да кушылды.

   Тантанага егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары да җыелган иде. Алар барчасы да булачак солдатларга исән-имин хезмәт итүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International