Шимбә көнне республика буенча янә көчле буран көтелә

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

  Синоптиклар фаразы буенча, 16 гыйнвар шимбә көнне республика буенча көчле буран көтелә, шулай ук кар көртләре һәм юлларда бозлавык булырга мөмкин. 

   ТР Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә кышкы шиннар куелмаган автомобильләрдә юлга чыгу тыела, дип искәртә. Машина белән идарә иткәндә, бик сак булырга, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, шулай ук куркыныч маневрлар кылмаска, мәсәлән, каршы хәрәкт юлына чыкмаска кирәк.

  Автомобиль салонында бар кеше дә куркынычсызлык каешына эләктерелергә тиеш, ә балаларны автокреслоларда йөртергә кирәк.

  Җәяүлеләрне дә начар һава торышы вакытында сак булырга өндиләр. Юлны бары тик яшел утка яки зебра буенча гына чыгарга кирәк. Караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш.

   Дәүләт автоинспекциясе республиканың барлык машина йөртүчеләрен, бик кирәк булмаганда, шәһәрдән читкә чыкмаска өнди.

   Юлда штаттан тыш хәлләр килеп туган очракта 101, 112 телефоннары буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International