Чүпрәледә урак алдынгыларын бүләкләделәр

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

   Район игенчеләре ашлык суктыруны дәвам итә. Хәзер инде комбайнчылар ярышының беренче нәтиҗәләре дә билгеле. Хезмәт алдынгыларын тәбрикләү максатыннан район Башлыгы Марат Гафаров һәм агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларына чыктылар. Беренче булып алар җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятенә килделәр. Әлеге хуҗалык районда беренчеләрдән булып меңәр тонна ашлык суктыруга ирештеләр. Комбайнчыларны тәбрикләү шулай ук П.В. Дементьев, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмалары һәм “Мәхмүтов И.Ф.” крестьян – фермер хуҗалыклары басуларында да булды.

   Чүпрәле районы кырларында бөртекле культураларны урып-җыю тулы куәтенә бара. Иртә таңнан соңгы кичкә кадәр 70 тән артык комбайн бөртеклеләрне урып-җыю белән мәшгуль. 

    Район башлыгы Грамотасын, күчмә әләмне һәм акчалата премияне комбайн маркалары буенча иң зур күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар алды. Алар арасында Цильна» җәмгыятеннән Илгиз Миначев, П.В. Дементьев исемендәге агрофирмадан Александр Батырев, “Мәхмүтов И.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Дамир Әхмәтов һәм “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасыннан Владимир Ефрейторов бар иде.

   Район җитәкчесе Марат Гафаров барлык игенчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Комбайнчылар да: “мондый бүләкләр хезмәт нәтиҗәлелеген арттыра, эшкә дәрт өсти”, - диделәр.

   Марат Ринатович әйтүенчә, быел районда бөртеклеләрдән яхшы уңыш алына. Узган ел белән чагыштырганда да ашлык күберәк суктырылган. Бу хуҗалыкларның урып-җыюга яхшы әзерлек белән керешүләре турында сөйли. Хәзер ашлыкны иң оптималь срокларда югалтуларсыз урып-җыюны төгәлләргә һәм кыр эшләренең киләсе этабына-туфрак эшкәртү һәм чәчү эшләренә керешергә кала. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International