Марат Җәббаров: бу елның 6 аенда 711 мең тонна сөт җитештерелгән, 207,4 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Бу елның 6 аенда 711 мең тонна сөт җитештерелгән (планнан 102%), 207,4 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән (планнан 101%).

 Беренче яртыеллыкта авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында терлек һәм кош ите түбәндәгечә җитештерелгән: мөгезле эре терлек – 49,5 мең тонна (100%), дуңгыз – 47,7 мең тонна (104%), кош- корт - 109 (101%).

Министр сыер ите җитештерү мәсьәләләренә җентекләбрәк тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, 21 район сыер ите буенча план күрсәткечләрен үти алмаган. Моның төп сәбәбе - тукландыру тиешенчә булмау, шуның нәтиҗәсендә тәүлеклек уртача артым түбән. Симертелә торган терлекләрне карауга һәм тукландыруга контрольне көчәйтергә тәкъдим ителде.

43 районнан 16 районда сөт җитештерү буенча йөкләмәләр үтәлмәгән. Иң күбе Зеленодольск районында үтәлмәгән - 2 мең тоннадан артык. Лениногорск һәм Минзәлә районнарында 1 мең тоннадан артыгаркка үтәлмәгән.

 Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында беренче яртыеллыкта ел башына 7 мең баштан артык сыер җитмәде, дип хәбәр итте Марат Җәббаров. Эре мөгезле терлекләр саны 19 районда кимегән.

Министр шуны да әйтеп узды, «Август –Мөслим» компаниясе бу елның көзендә 1200 башка исәпләнгән сөт комплексы төзүне планлаштыра. “Лениногорск” агрофирмасының җитештерү комплексын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә инвестор терлекләрнең баш санын яңарту эшен алып бара һәм 400 башка исәпләнгән сөт комплексы төзүне планлаштыра.

 Марат Җәббаров  авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең нәселле таналар сатып алуга субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәменнән файдалана алуларын искәртте, бу ярдәм күләме, НДСны исәпкә алмыйча, сатып алу бәясенең 40 %ын тәшкил итә (әмма 1 баш терлеккә 50 мең сумнан да артык түгел). Агымдагы елның 1 гыйнварына мөгезле эре ана терлекләрнең баш санын арттырган хуҗалыклар өчен сатып алу бәясенең 50 % ы каплана (әмма бер баш терлеккә 70 мең сумнан да артык түгел).

«Агымдагы ел ахырына түбән күрсәткечләр булган районнар үрчем һәм яңа яңа терлекләр кайтару хисабына баш санын арттырырлар, дип ышанасы килә», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

 Шуны да әйтергә кирәк, ел башына гамәлдәге 29000 баш сыерга төзелә торган 31 сөт комплексының 5есе сафка бастырылган инде. Болар – Әтнә районындагы Ленин ис. "Нәсел заводы" АХҖК,  Балтач районыннан Кызыл юл АХҖК,  Тукай  районыннан Миңнехуҗина КФХ, Ютазы районыннан  Вафауллин КФХ һәм Уңыш ҖЧҖ.

«Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекләрнең баш саны динамикасына мониторингны күзәтүне дәвам итәчәк һәм ай саен видеоконференцияләрдә хисап бирәчәк», - дип ышандырды министр.

 Марат Җәббаров терлек азыгы үзәкләре турында сөйләде. Бүгенге көндә республиканың 13 авыл хуҗалыгы берләшмәсендә стационар катнаш азык үзәкләре эшли. Азык үзәкләрен кулланудан икътисадый  нәтиҗә бик зур, дип ассызыклады ул.

2020 елның мартында Мамадыш районының «Тәкәнеш» бүлеге тарафыннан тагын бер азык үзәге – һәрберсе 45 куб.метрлы 3 катнаш азык әзерләү үзәге файдалануга тапшырылган. Башка районнарда да шундый ук азык үзәкләре кертелә башлаган.

 Бүген Теләче муниципаль районының «Алан» ҖЧҖ базасында икенче азык үзәген төзи башлаганнар, шулай ук Тукай районының «Гигант» ҖЧҖендә дә. Саба районында тәүлегенә 450 тонна егәрлекле азык үзәге төзелә (2020 елның сентябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла).

Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, 10 июльгә республика буенча 2 млн 220 мең тонна сенаж әзерләнгән һәм 378 мең тонна - печән (16,2 ц., ихтыяҗдан 54%, азык әзерләү темпы узган елгыдан 1,4 тапкырга артып китә).

Киләсе атнада 13 июльдән 17 июльгә кадәр районнарда ашлык җыю комбайннарын, ындыр табакларын һәм азык тарату миксерларын конкурс нигезендә кабул итү үткәреләчәк. "Алда  катлаулы урып-җыю эшләре тора, икмәк күп һәм уҗымнар яткан. Шуңа күрә бу мөһим чараны оешкан төстә үткәрүегезне сорыйм", - диде чыгышының ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International