Чүпрәле ГХАТ бүлегендә никахны теркәү тантанасы маска һәм перчаткаларда узды

2020 елның 29 мае, җомга

        12 майдан ТР ГХАТ бүлекләре никах теркәүне яңадан башлап җибәрде, әмма тантанада катнашучылар саны 10 кешедән артмаска тиеш.

        Бүген Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә Илнар Фәнис улы Шәйхаттаров һәм Зилә Ильяс кызы Галиуллинаның никахлары теркәлде. Илнар Иске Чокалы авылында туган, ә Зилә Яшел Үзән районыннан. Алар Казан шәһәрендә яши һәм эшли, икесе дә медицина хезмәткәрләре. Яшьләр апрель башында мөнәсәбәтләрне законлаштырырга теләгәннәр, әмма пандемия белән булган хәл үз төзәтмәләрен кертә.

        Исегезгә төшерәбез, коронавирус таралган чорда үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында республиканың ЗАГС бүлекләрендә никахны теркәү туктатылып торды. ТР Министрлар Кабинетының карары нигезендә чикләү чаралары туталганнан соң, тантаналы теркәүләр яңадан башланды. Чүпрәле районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова билгеләп үткәнчә, коронавирус белән бәйле вәзгыятькә карамастан, туйлар саны кимемәгән һәм күчерелмәгән, бу бердәнбер очрак. "Яз көне гадәттә, туйлар сезоны түгел. Бу яшьләрнең май аенда өйләнүшүгә карата булган ышануларына бәйле һәм дә мөселманнарның бу айда Ураза вакыты да иде. Соңгы никах теркәү тантанасы 7 мартта будган иде һәм менә самоизоляцияләү режимынна соң бу беренче теркәү булды, - дип сөйләде Шәрәфетдинова. ГХАТ бүлеге җитәкчесе сүзләренә караганда, яшьләр хәзер, нигездә, җәйге айларына гариза бирә. Июнь аена инде 8 гариза кергән, беренче теркәү тантанасы 6 июньдә булачак.

          Чүпрәле районы ГХАТ бүлеге гадәти режимда эшли. Балалар туу, үлем, аерылышу, никах теркәү турында таныклык бирү, никах теркәү, документларны яңадан торгызу һ.б. дәвам итә. Әлбәттә, барчык чаралар маска һәм перчаткалар киеп башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International