Чүпрәледә агротармак алдынгыларын хөрмәтләделәр

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү иң күркәм чараларның берседер, мөгаен. Быел да шушы уңайдан район үзәгендәге мәдәният йортына авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары һәм инде гомерләрен игенчелектә яисә терлекчелектә эшләп үткәргән хөрмәтле ветераннар район мәдәният йортына чакырылдылар. Мәдәният йортына чакырылган алдынгылар үзләренә атап әйтелгән матур теләкләрне ишеттеләр, хөрмәт йөзеннән бирелгән бүләкләрне алдылар, Казан  дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары да аларга бәйрәм концерты бүләк иттеләр .


Чүпрәле муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров  бәйрәм котлавын ирештерде, 2017 елдагы күрсәткечләрне анализлап файланылмаган резервларны ачыклады һәм агымдагы елга куелган бурычлар турында сөйләде, икътисадый яктан матур күрсәткечләргә ирешкән оешмаларның һәм аерым хезмәтчәннәрнең исемнәрен атады.

-Әлеге залда утыручы кешеләрне районыбызның алтын фонды дияр идем. Аларның фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә районыбызның, республикабызның һәм, ниһаять, илебезнең азык- төлек иминлеге тәэмин ителә. Ихлас күңелдән рәхмәт сезгә,-диде Марат Ринатович.

Хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының, “Ак Барс Холдинг” җәмгыятенең һәм Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Районыбыз алдынгыларын тәбрикләргә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль идарә җитәкчесе Александр Грудничев, ачык акционерлык “Ак Барс” Холдинг компаниесе” җәмгыятенең агросәнәгать комплексы буенча департамент директоры Эдуард Хөсәенов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе Шакир Ягудин килгән иде. Кунаклар республика һәм район агро тармакларындагы эшләрнең барышы, икътисадны үстерүнең позитив моментлары, алдагы планнар хакында сөйләделәр. Бер төркем алдынгылар министр урынбасары Илдус Харисович кулыннан Мактау грамоталары алу бәхетенә ирештеләр. Алар арасында “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының баш ветеринария табибы Әсхать Алтынбаев, механизатор Вильдан Низамов, “Цильна” җәмгыятенең кырчылык буенча бригадиры Рәмис Усманов, “Эталон – Агро” җәмгыятенең кырчылык буенча бригадиры Александр Захаров, шушы ук хуҗалыкның баш ветеринария табибы Рафаил Бәширов, крестьян – фермер хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Дамир Низамов, “П.В. Дементьев исемендәге агрофирма” җәмгыяте филиалы директоры Александр Ярухин, шушы ук җәмгыятьнең баш зоотехнигы Наил Фәхртдинов,  җаваплылыгы чикләнгән “Государев Амбар” җәмгыяте директорының җитештерү буенча урынбасары Надежда Бондаренко, шушы ук оешманың баш икътисадчысы Фәһим Бикчәнтәев һәм ФГБУ “Россельхозцентр” ның беренче категорияле агрономы Дамирә Халитова бар иде. Автогараж мөдире Ирек Фәхртдинов, сыер савучылар Венера Алиуллова һәм Анастасия Нуртдинова, механизатор Марат Нигманов, терлекчеләр Фиалит Яфизов һәм Фиргат Билалов, җаваплылыгы чикләнгән “П.В. Дементьев исемендәге агрофирма” җәмгыяте механизаторы Олег Нурин, шушы ук хуҗалык шоферы Владимир Кучеров, механизатор Дмитрий Степанов, җаваплылыгы чикләнгән “Государев Амбар” җәмгыятенең ашлык склады начальнигы Радик Җәлалтдинов һәм шушы ук оешманың җитештерү – техник лабораториясе начальнигы Венера Сәгъдиева “Ак Барс Холдинг компаниесе” акционерлык җәмгыятенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Җаваплылыгы чикләнгән “Ак Барс – Чүпрәле” җәмгыятенең ферма мөдире Федор Унисков, “Эталон – Агро” җәмгыяте сыер савучысы Айсылу Зартдинова һәм район дәүләт ветеринария берләшмәсе табибы Җәүһәрия Аббазова Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

2017 елның урып- җыю йомгаклары буенча җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте -беренче, икенче һәм өченче урыннарны “Ак Барс Чүпрәле” һәм “П.В. Дементьев исемендәге” агрофирмалар яулады һәм кубоклар белән бүләкләнде. Альфред Хәйруллин, Алексей Амосов, Илмир Мәхмутов һәм Равил Бикчуров җитәкләгән крестьян – фермер хуҗалыкларының эшчәнлеге югары бәяләнде. Үз номинацияләре буенча Марс, Шланга һәм Иске Кәкерле авыл җирлекләре җиңүче дип билгеләнде. Аннан соң сәхнәгә иң уңган комбайнчылар, машина йөртүчеләр, механизаторлар, сыер савучылар, бозау караучылар, терлек симертүчеләр, көтүне тулыландыру технологлары, ветеринария белгечләре, крестьян- фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы культураларын корткыч бөҗәкләрдән һәм чүп үләннәреннән саклауда катнашучылар чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International