Район геральдикасы

           

 

 «Көмеш, яшел һәм алтын кырлыкта горизонталь буенча ике тигезлеккә, аскы өлеше тагын вертикаль буенча ике тигез өлешкә бүленгән, шул аска таба буленгән ике өлешнең өстендә - очларына куе кызыл (кызыл) төстәге бизәк төшерелгән көмеш сөлге һәм аның өстендә көмеш тоз савыты куелган алтын икмәк сурәтләнгән; икмәк артындагы көмеш кырда - кызыл шар чыгып килә».

Чүпрәле районы Татарстан Республикасының көнбатыш читендә урнашкан, ул район гербында кызыл диск-кояш белән күрсәтелгән. Кояш - озын гомер, активлык, көч, хезмәт сөючәнлек символы.

Яшел һәм алтын өлештән торган герб кырының символикасы күп мәгънәгә ия. Районның катнаш халкын күрсәтә: монда татарлар һәм чуашлар җыйнак яши; сөлге очларындагы бизәкләр дә шул хакта сөйли. Милли бизәкләр төшерелгән сөлге аллегорик рәвештә район халкының республика мәдәниятенә, фән, сәнгать һәм әдәбиятына зур өлеш кертүен сүрәтли. Сөлге - рухи чисталык һәм хөрмәт символы. Яшел төс - табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы. Алтын - уңыш, байлык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы.

Тоз куелган икмәк район икътисадының юнәлешен күрсәтә. Төбәк, аграр булып тора һәм республиканы бөртекле-кузаклы культуралар, шикәр чөгендере, ит, сөт кебек авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал белән тәэмин итә. Район предприятиеләренең төп эшчәнлеге шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенә хезмәт күрсәтүгә һәм эшкәртүгә юнәлдерелгән. Сөлге, икмәк һәм тоз бергәләп җирле халыкның ачык йөзлелеген һәм кунакчыллыгын символлаштыра. Көмеш-чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы. Кызыл төс-батырлык, көч, хезмәт, ышаныч һәм матурлык символы.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2006 елның 9 мартындагы 6/3 номерлы карары белән расланды. Россия Федерациясенең 2889 нчы номерлы Дәүләт геральдия регистрына кертелгән. 44 нче номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелде.

 

Чүпрәле муниципаль районы флагы

"Чүпрәле муниципаль районы флагы киңлеге озынлыгына карата 2:3 булган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт, ул горизонталь буенча тигез ике – буйлар чигенә терәлеп урнаштырылган өсте ак өлешендә кызыл ярымтүгәрәк һәм вертикаль буенча тигез ике - яшел һәм сары өлешләргә бүленгән. Аның уртасында - икмәк һәм тоз савыты сурәтләнгән, икмәк астында кызыл бизәкле ак сөлге сурәтләнгән".

Чүпрәле районы флагы герб нигезендә эшләнгән, ул символлар һәм аллегорияләр теле белән төбәкнең мәдәни һәм икътисадый үзенчәлекләрен чагылдыра. Чүпрәле районы Татарстан Республикасының көнбатыш читендә урнашкан, бу район флагында кызыл диск-кояш белән күрсәтелгән. Кояш - озын гомер, активлык, көч, хезмәт сөючәнлек символы. Яшел һәм алтын өлештән торган тукыманың символикасы күп мәгънәле.

Ул районның катнаш халкына күрсәтә: монда татарлар һәм чуашлар җыйнак яши; бу хакта сөлге очларындагы бизәкләр сүрәте дә сөйли. Рушник (сөлге) шулай ук аллегорик рәвештә район халкының республика мәдәнияте, фән, сәнгать һәм әдәбияты үсешенә зур өлеш кертүен сүрәтли. Сөлге - рухи чисталык һәм хөрмәт символы. Яшел төс - табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы. Сары төс (алтын) - уңыш, байлык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы.

Тоз һәм икмәк район икътисадының юнәлешен күрсәтә. Төбәк аграр булып тора һәм республиканы ашлык, кузаклы культуралар, шикәр чөгендере, ит, сөт кебек авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чималы белән тәэмин итә. Район предприятиеләренең төп эшчәнлеге шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенә хезмәт күрсәтүгә һәм эшкәртүгә юнәлдерелгән. Сөлге, икмәк һәм тоз бергәләп җирле халыкның ачык йөзлелеген һәм кунакчыллыгын символлаштыра. Ак төс (көмеш) - чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы. Кызыл төс - батырлык, көч, хезмәт, ышаныч һәм матурлык символы.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2006 елның 9 мартындагы 6/4 номерлы карары белән расланган. Россия Федерациясенең Дәүләт геральдика регистрына 2290 нчы номер белән кертелде. Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 45 нче номер белән кертелде.

                                                                                          

Соңгы яңарту: 2022 елның 27 июне, 15:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International