Спорт яратучылар бәйрәме

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Август аеның икенче шимбәсендә “Физкультурачы көне“ үтелә билгеләп. Әлеге бәйрәмгә Совет Халык Комиссарлары тарафыннан 1939 елда нигез салына. Беренче “Физкультурачы көне“ исә 1939 елның 18 июлендә уза.

Бу, һөнәрләренә һәм яшьләренә карамастан, физкультурага һәм спортка мөкиббән китүчеләр бәйрәме дә. Шуңа да бу көнне гадәт буенча иң әйбәт тренерлар, спортчылар, физик тәрбия мөгаллимнәре, гомумән спортны тормышларында яшәү өлгесе дип күзаллаучылар бүләкләнде.

Соңгы елларда республикада, шулай ук, безнең районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, олысын-кечесен спортка тарту буенча күп игътибар бирелә. Спорт өлкәсендә генә райондашларыбызның республика күләмендә яуланган уңышлары да шактый.

Спорт яратучы чүпрәлеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов бәйрәм белән котлады.

–Соңгы елларда районда 22 спорт мәйданчыгы төзелде. Ике физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә. Барлык уңайлыклары, тренажер заллары булган “Акчарлак” бассейны эшләп тора. Бер сүз белән әйткәндә, сәламәт яшәү рәвеше алып барыр бөтен мөмкинлекләр өчен дә бар,-диде ул.

Бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткереп Айрат Җәлалов спорт өлкәсендә уңышлар яулаган спортчыларны Мактау Грамоталары, Дипломнар белән билгеләп үтте.

ТР эшләре һәм Яшьләр спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән спорт ветераны Илдус Мөшәрәпов, Мактау Граматолары белән «Акчарлак» бассейны мөдире Евгений Митрошкин, йөзү буенча инструктор Рамиль Айсин, Зур Аксу урта мәктәбенең физик тәрбия һәм укытучысы Юманов Валерий Алешкин-Саплык урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Борис Юдин бүләкләнде.

Шулай ук, иң актив предприятие, оешма хезмәткәрләре дә район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларындагы җиңүләре өчен Дипломнар һәм бүләкләр алдылар.

Хатын кызлар арасында волейбол буенча ярышларда: 1 урын – 1 Иске Чүпрәле номерлы урта мәктәбе командасында, 2 урын – район мәдәният бүлегендә, 3 урын “Радуга” пенсионерлар командасында.

Ир-атлар арасында буенча волейбол: 1 урын–балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, 2 урын–район хакимияте, 3 урын “Татавтодор” филиалы командасында.

Мини-футбол буенча: 1 урында–“Татавтодор” филиалы командасы, 2 урында – район хакимияте, 3 урында балалар һәм яшүсемерләр спорт мәктәбе командасы.

Район предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында: район үзәк хастаханәсе командасы капитаны Дмитрий Унькин билгеләп үтелде. Әлеге команда медицина хезмәткәрләре Спартакиадасында республикада көмеш призер исеменә лаек булды. Район эшмәкәрләрен яклау үзәге җитәкчесе Ленар Җәлаловка да Диплом тапшырылды, әлеге команда хоккей буенча районда 3 урынга лаек булды һәм волейболда 4 урынга чыкты. Село Уби авыл җирлеге җитәкчесе Алексей Ярухин да спорт тормышында актив эшчәнлеге өчен Диплом белән бүләкләнде.

Бәйрәм кысаларында тантаналы соң өлештән, мини-футбол һәм волейбол уеннары үткәрелде. Йөзергә яратучылар “Акчарлак” бассейнында көчләрен сынады.

 


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International