Татарстанда июль уртасында нибары 7 градус җылылык көтелә

2017 елның 7 июле, җомга

Казанда һәм Татарстан тулаем территориясендә алдагы өч тәүлектә тотрыксыз һава торышы күзәтелә, урыны белән яңгыр булачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина хәбәр итте.

Ул киләсе төндә көчле яңгырлар булачагын җиткерде.

Төнлә минималь температура 10-15 градус җылы була. “Алга таба төнге температура 7 дән 13 градуска кадәр җылы тирәсендә тирбәләчәк. Иртәгә көндез 14-19 градус, алга таба 14тән 20 градуска кадәр җылы фаразлана”, дип ул җиткерә.

Алдагы төндә көчле яңгырлар һәм секундына 20 метрга кадәр көчәючән җил саклана. Иртәгә көндез җил секундына 16 метрга кадәр, уртача булачак, дип белдерде Ирина Трущина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International