Татарстан синоптиклары 27 июнь иртәсендә, шулай ук көндез һәм кич кабат һава шартлары бозылу турында кисәтә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар белдерүенчә, республика җирлегендә һәм Казанда урыны белән яшен, тизлеге секундына 16-21 метрга җиткән җил давыллы, яңгыр көчле, боз явуы көтелә.
Татарстанда һаваның сәгатьләрдә төнге минималь температурасы – +12..+17 градус булса, көндез +21..+26 градуска кадәр күтәрелә.