Татарстан терлекчеләре 1 сыердан көненә 16 кг сөт савып алу чиген уздылар

2017 елның 6 июне, сишәмбе

4 июнь көнне Татарстан терлекчеләре 1 сыердан 16 кг сөт савып алу чиген узганнар. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Мондый күрсәткеч Татарстанда ирешелде беренче тапкыр, - дип белдерде Татарстан республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе Сирин Нигъмәтҗанов. - Моңа Әлбәттә, малларны тукландыру тәэмин итү һәм технологияләрен камилләштерү тармагы белгечләренең еллык тырыш хезмәте ярдәм итте".

Республикада гомуми савым узган тәүлектә 3741 тонна сөт тәшкил иткән (2016 елның шушы ук датасына 104%, +140 тонна). Узган ел белән чагыштырганда, тулаем савымның артуын түбәндәге районнар тәэмин иткән: Әтнә (+25 т), Кукмара (+22,5 т), Зәй (+16,7 т), Мамадыш (+11,5 т) һәм Балтач (+11,4 т) районнары. Савым малының югары продуктивлыгына ия булган районнар: Саба (21,3 кг), Актаныш (18,2 кг), Кайбыч (17,4 кг), Апас (17,2 кг), Буа (17,1 кг), Биетау (17 кг), Чүпрәле (16, 8 кг) һәм Теләче (16, 4 кг).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International