Татарстанда язгы кыр эшләре 97 процентка төгәлләнгән

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Татарстанда язгы кыр эшләре 97 процентка башкарылган. 1,72 млн гектарда сөрүлек җирләре чәчелгән, шуның – 1 млн гектарында бөртеклеләр һәм 73 мең гектарында шикәр чөгендере утыртылган. Соңгы мәгълүматларны Татарстан Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында муниципаль берләшмәләр катнашында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде, дип хәбәр итә республика лидеры матбугат хезмәте.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, кукуруз чәчү төгәлләнеп килә. 250 мең гектар мәйданның 40 меңендә генә чәчү эшләре башкарасы калган. Кукурузга Яшел Үзәндә (17 процент), Аксубайда, Әлкидә (12шәр процент), Кукмарада, Сабада һәм Мамадыш районнарында (процент 11әр) зур мәйдан бирелгән.

“Сыйфатлы бөртек туклыклы силос һәм алу өчен, үсемлекне тәрбияләү, чүпләрдән арындыру, тукландыру кебек эшләрне онытмаска кирәк. Кукурузга шулай ук цинк, бакыр, бор микроэлементлары яхшы тәэсир итә”, - дип мөрәҗәгать итә Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләренә.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры май бирүче культураларның яхшы чәчелүен билгеләп үтә. Бүгенге көндә 140 мең гектарда көнбагыш (планның 96 проценты) һәм 64 мең гектарда рапс (69 процент) чәчелгән. Моннан тыш, атна ахырына бәрәңге һәм яшелчәләр утырту төгәлләнә.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, язгы чәчү кампаниясе республикада оешкан төстә үтә. Салкынча һава торышы туфракта максималь дымны саклап, чәчү эшләрен вакытында башкарырга мөмкинлек биргән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International