Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан индексацияләнә башлаячак

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Премьер-министр Дмитрий Медведев эшләүче пенсионерларның пенсияләрен өстәмә индексацияләү турындагы мәсьәләне эшләү буенча йөкләмә бирде. Сүз эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүнең элеккеге схемасына кайту турында бара. Әлеге мәсьәләдә Россия һәм Хезмәт социаль яклау, Финанс, Икътисади үсеш министрлыклары һәм Пенсия фонды икътисади-финанс ягыннан дәлилләнгән күзаллавын 2017 елның 24 маена кадәр тәкъдим итәргә тиешләр. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Быелның 1 июненә Финанс, Икътисади үсеш министрлыкларына дәүләт демографик сәясәтен, шул исәптән бала тууны стимуллаштыруга юнәлтелгән чараларны камилләштерү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәрне дә хөкүмәткә тапшыру йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International