Иске Шәйморза урта мәктәбендә Тукай көне узды

2017 елның 28 апреле, җомга

26нчы апрельдә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.

Бу көнне безнең мәктәп тә иртәдән кичкә кадәр гөрләп торды. Иртән мәктәпкә килүчеләрне Былтыр Шүрәле белән каршы алды. Алар һәркемгә Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сораулар бирделәр, шигырьләреннән өзекләр сөйләттеләр. Коридорда Тукай шигырьләренә язылган җырлар яңгырап торды. Беренче дәрестән соң башлангыч сыйныф укучылары өчен “Шүрәле” әкиятеннән өзек күрсәтелде. Башка тәнәфесләрдә Тукайның балалар шигырьләрен яттан сөйләделәр, кайбер әсәрләрен сәхнәләштерделәр, үзләре шигырьләрне иҗат иткән укыдылар, татарның гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкардылар. Татар теле һәм әдәбият укытучысы Арсланова З. Җ. 5-6нчы сыйныфлар өчен “ Балачактан беләм Тукайны” темасына дәрес үткәрде. Анда балалар шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары турында сөйләделәр, шигырьләрен танып белү ярышта буенча катнаштылар, Тукай белән бәйле истәлекле урыннар турында мәгълүмат тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International