Чүпрәле ветераннарына - Президент бүләге

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Чүпрәле районы ветераннары Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Татарстан Президентының махсус бүләкләрен ала башлады. Алар сугыш ветераннарына, концлагерьда булучыларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырыла.

Шундый Чүпрәле Иске авыл җирлегендә бүләкләрне яшәүче, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, апа Назирә Сәлимҗанова, Алимова Сания апа һәм сугыш ветераны Расыйх абый Яфизов район башлыгы Александр Шадриков кулыннан алды.

Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә бу олы бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алу һәм, беренче чиратта, арабызда инде бик аз калып баручы ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен кайгырту – һәркемнең изге бурычы.

Район башлыгы Александр Шадриков ветераннарның өйләрендә булып, якынлашып килгән бәйрәм белән котлады.

-9 Май көненнән олырак бәйрәм дә юк бездә - илебезнең, халкыбызның зур югалтулар бәрабәренә яуланган Бөек Җиңү көне, бәйрәм ул. Республикабыздан 700 меңнән артык кеше китсә фронтка, Чүпрәле райоыннан алар 14 меңгә якын булды. Шуның бары тик яртысы гына янә туган якларына әйләнеп кайта алды. Без сезнең батырлыгыгызны үлемсез онытмыйбыз, шуның өчен чиксез рәхмәтлебез. Без бу хатирәләрне сакларга тиешбез, - диде Александр Шадриков. Аларга һәркайсына исәнлек, аяз көннәр, иминлек теләп, Президент бүләкләрен тапшырды.

Сугышның ачысын, ачлыгын, ялангачлыгын үз күзләре белән күргән олы яшьтәге өлкәннәребезнең әйтер сүзләре, сөйләр хатирәләре сүзләре күп. Һәркайсы мизгел эчендә гомеренең шушы чорын барлады. Расыйх абый Яфизов сугышка китеп, елларда гына кайта 1951. Алимова Сания апа һәм Назирә апа Сәлимҗанова да үз язмышларында аның ачысын татыйлар, икечесе дә сугыш ветераннарының тол хатыннары.

Бүген район җирлегендә исән калган ветераннарбызның саны бик аз. Алар нибары 21-әү генә. Күпчелеге өйдән дә чыгып алмый йөри, тугызынчы дистәне ваклаган. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә без дә хөрмәтле өлкәннәребезгә, яшәгез әле сез ветераннар, исән-имин булгыз, дип теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International