25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Тиешле карар 212 нче номерлы Татарстан Министрлар Кабинетында имзаланган, дип хәбәр итә Россия Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгынга каршы махсус режим вакытында коры үләнне һәм чүпләрне яндыру, ачык утта (учак, мангал) ризык пешерү, урман янгыннары куркынычына дучар булган торак пунктларда, урман участоклары белән янәшә булган җиләк-җимеш бакчаларында, яшелчә бакчаларында, гражданнарның бакча һәм коммерциясез дача оешмаларында, балалар сәламәтләндерү лагерьларында, икътисадый объектларда, сәламәтләндерү оешмаларында, шулай ук урман-парк зоналарында, торфлы участокларда урман һәм масивлары белән янәшә торган ачык урыннарда 1-3 класслы куркынычы булган пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International