Иске Чүпрәле авылы үзгәрәчәк

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Татарстанда соңгы ике елда паркларны,скверларны, елга буйларын төзекләндерү күләмле буенча эш алып барыла. Шушы вакыт эчендә генә дә республика буенча 189 ял итү урыны файдалануга тапшырылган. Агымдагы елда иҗтимагый киңлекләр үсеше программасы кысаларында Иске Чүпрәле авылы территориясен дә комплекслы үстерү концепциясе эшләнәчәк.

Әлеге эш Мәскәү архитекторлары һәм республика белгечләре белән берлектә тормышка ашырылачак. “Язгы марш” дип аталган бу архитектура воркшопының авторлары булып Мәскәүнең архитектура мәктәбе һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман тора.

Воркшоп-ул “коллектив остаханә” дигәнне аңлата. Ягъни республика бертөркем проектчы-архитекторлар командасы быел Яшел Үзән, Алабуга, Бөгелмә, Югары Ослан, Иске Чүпрәле һәм Саба районына юл тотачак. Урыны –Иннополис уртаклашу Тәҗрибәләр шәһәре. Үткән шимбә шундый очрашу район Башкарма комитеты бинасында узды.

Остазлар командасы Мәскәү районга шәһәрендәге «УНК проекта» архитекторлык бюросы җитәкчесе, “Лужники” стадионын, “Сколково” технопаркын һәм башка күп кенә алдынгы проектларны тормыша ашыру буенча конкурсларда җиңү яулаган Юлий Борисов җитәкчелегендә аяк бастылар. Очрашу район башлыгы Александр Шадриков белән сөйләшүдән башланды.

Шулай ук Чарада, район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, аның инфрастуктура үсеше буенча урынбасары Алексей Полшков һәм Чүпрәле Иске авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов та катнаштылар.

Юлий Борисов чараны оештыручылар алдында өч бурыч куелуын ассызыклады: җирле архитекторларга процесска керергә ярдәм итү; конкрет участокларны эшләргә яраклаштыру; гомуммәдәни – иҗтимагый киңлекләрне пропагандалау проектлауны, ландшафт архитектурасын үстерү, җәмәгатьчелек, район җитәкчелеге игътибарын ял итү урыннарын оештыру проблемасына җәлеп итү.

-Без идеяләр, яңа фикерләр, методикалар тәкъдим итәбез. Ягъни ял итү урыннарында үз күзаллавыбызны җиткерәбез. Киләчәктә безнең бу фикерләребез территорияне төзекләндерү эшендә файдалы булыр дип ышынып калабыз һәм әлбәттә тормышка ашырылыр, дип уйлыйбыз, -диде Юлий Борисов. Ул, шулай ук, районда бу юнәлештә башкарылган эшләр белән кызыксынды.

Районда соңгы өч елда өч парк төзекләндерелде. Бу: Чыгарылышлылар, Дементьев исемендәге һәм Геройлар аллеясы паркы. Бүгенге көндә район үзәгендәге амфитеатрны куллануга тапшыру буенча зур эш алып барыла.

-Амфитеатрны төзү - ике мөһим мәсьәләне хәл итүне күздә тота. Беренчедән әлеге урын мәдәни ял итү урыны, икенчедән елга ярын ишелүдән саклау чарасы да булачак,-диде Александр Шадриков.

Район башлыгы, шулай ук, яшьләрне районга кайтару буенча да ял итү урыннарын булдыру өстенлекле юнәлешләрнең берсе икәнлеген әйтте. Үз мисалында һәр кешенең туган җирендә хезмәт куярга тиешлеген җиткерде. “Бәхетне нәрсәдә күрәсез” дигән сорауга: “Милли, икътисади-социаль юнәлешләрдә тотрыклылык булуда” дип белдерде.

Команда алдында район үзәге территориясен өйрәнү, аның гомуми струтурада нинди урын алып торуын һәм шуңа бәйле рәвештә нинди үзгәрешләр кертеп булачагын ачыклау бурычы торды. Белгечләр өч төркемгә бүленеп, паркларда, елга буйларында булдылар.

Иске Чүпрәле авылы территориясен күзаллаулары ничек итеп, нинди үзгәрешләр кертеп булачагын алар Иннополис шәһәрендә узачак йомгаклау чарасында проект итеп яклаячаклар. Әлбәттә, шушы проектны район җитәкчелеге белән киләчәктә тормышка ашыру һәм хезмәттәшлек итүгә ышаныч баглап.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International