Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле имамнары белән очрашты

2017 елның 25 феврале, шимбә

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле районына эшлекле сәфәр кылды. Шулай ук мөфти белән бергә аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин район имамнары белән очрашты.

Очрашу Иске Чүпрәле авылының җәмигъ мәчетендә узды. Имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов нәзарәт вәкилләренә 2016 елның мөхтәсибәт өчен вакыйгаларга бай булуын билгеләп узды. "Иң мөһиме - без җәмигъ мәчетен ачтык. Ул район халкы, җирлектәге җитәкчеләр ярдәмендә төзелде. Хәзер биредә биш вакыт азан әйтелә, намаз укыла, дини дәресләр алып барыла, Аллага шөкер. Шушы төзелешкә үз өлешен керткәннәргә Алла ярдәм бирсен",- диде ул.

Хәзерге вакытта Чүпрәле районында 29 мәчет эшләп килә. Ел саен мөхтәсибәттә күренекле шәхесләребез, зыялылар, дин әһелләре катнашында Мүнчәли укулары үткәрелеп килә. Төрле дини чаралар уздырыла, мәчетләр каршында дини сабаклар оештырылган. 

Татарстан мөфтие авылларда динебез өчен тырышучы хәзрәтләргә рәхмәтен белдерде, бәрәкәт һәм уңышлар теләде. "Аллага шөкер, бүгенге көнебез тыныч, бәрәкәтле. Мәчетләр төзелә, дини гыйлемгә тартылучылар да арта, курсларга, мәдрәсәләргә киләләр. Бу безне бик куандыра", - дип билгеләп узды мөфти. Аннары мөфти динебез кыйммәтләре, хәнәфи мәзхәбе үзенчәлекләре турында сөйләде. Хәнәфи мәзхәбе өйрәтүләренең Россия хокукый һәм мәдәни мохитенә ныграк туры килүе, безнең бабаларыбыз сайлаган юл булуы хакында җиткерде, дини сорауларга җавап бирде. Ахырдан нәзарәтнең рәхмәт хатларын тапшырды.

Очрашуда район башлыгы Александр Шадриков та катнашты. Ул милләтара татулык саклау, рухи-әхлакый тәрбия мәсьәләләре зур әһәмияткә ия булуга басым ясады. Алга таба да бу юнәлешләрдә уртак фикердә булып эшләргә чакырды. 
Шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин,  көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Совет районы имам-мөхтәсибе, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллын авыл имамнарына үзләренең фикерләрен җиткерделәр.

Җыелыш җәмәгать булып өйлә намазын уку һәм дога кылу белән тәмамланды.

 


http://dumrt.ru/news/news_16977.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International