28 январь көнне район үзәгендәге хоккей мәйданчыгында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы кубогына һәм Илдар Хәлиуллов истәлегенә алкалы хоккей буенча ачык турнир үткәрелә.
Ярышларда Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән командалар катнашыр дип көтелә. Ярышлар 10 сәгатьтә башлана. Спорт яратучыларны һәм җанатарларны стадионда көтеп калабыз.