Тозга бәяләр артырга мөмкин

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Белгечләр фикеренчә, ай саен тоз 2–5 % ка артып барачак. Шул рәвешле ел азагына кадәр арту 50 % ка  ук җитәчәк.

Узган елның ноябрь аенда Россиягә каршы санкцияләр тозга да килеп иреште. Шунлыктан инде күп төбәкләрдә тозга бәяләр 10 % ка артырга җитешкән.

Экспертлар фикеренчә, тозга бәя арткан очракта казылык,консерваларга да бәяләр күзгә күренеп өскә үрмәлиячәк. Тозлы балык, диңгез ризыклары да якын арада артырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International