2017 ел - Галимҗан Баруди елы

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел–“Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде.

Бу тәкъдим белән Диния нәзарәтендә үткән пленумда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыкты һәм ул бертавыштан хупланды.

Быел күренекле татар дин әһеле, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула. Аның кебек танылган дин әһелләрен белергә, аларның китапларын укырга бу юбилей үзе бер сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International