Чүпрәледә мал-туар саны арта

2016 елның 9 декабре, җомга

Авылларда мал-туар саны арта. Күп кенә йортларда җиде һәм аннан да күбрәк санда сыер асрыйлар. Күптән түгел булган һәм район башлыгы Александр Шадриков, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашында үткән киңәшмәдә сүз чүпрәлеләрнең эшлекле активлыгы турында барды.

2016 елның 1 январена районның шәхси хуҗалыкларында 13442 мөгезле эре терлек асралган булса, 2016 елның 1 ноябренә исә әлеге сан 14485не тәшкил итә. Яңа авыл Ишле җирлеге мал-туарны яратып асраучы булып кала. Әлеге җирлек составындагы авылларда 1237 баш терлек асрала, бер хуҗалыкка исә уртача 4,27 баш туры килә. Шланга, Яңа Элмәле, Иске Чокалы, Кече Чынлы авыл җирлекләрендә дә бер хуҗалыкка туры килгән мал-туар саны 3,3-2,34, мәсәлән. Терлекчелек белән иң Яңа аз шөгыльләнүчеләр исә Борындык, Чуваш Чүпрәлесе, Шәйморза Иске, Иске авыл Кәкерле җирлекләрендә яши. Яңа авыл Борындык җирлегендә терлек асрарга теләмәүнең билгеле бер сәбәпләре булса, санап үтелгән авыл җирлекләрендә акча эшләүнең бу юлына ни өчен “бармак аша гына караулары” аңлашылмый. Югыйсә, һәрбер авыл җирлегендә дә берүк шартлар.

Бюджетын тулыландыру Гаилә өчен сыер асрау да мөһим икәнлеген күпләр аңлады. Сөтнең бер литры – 20 сум. Да быел Җәй айларында ул 16 сумнан түбән төшмәде кебек. Иң күп сыерлар саны (бер хуҗалыкка уртача туры килгән сыерлар саны)–Шлангада. Әлеге авыл җирлеге артыннан Яңа Ишле, Яңа Элмәле, Звезда, Зур Чынлы бара. Иске Чокалы, Марс авыл җирлекләрендә дә сыер асрауга өстенлек бирәләр. Әлеге хайванны асрауның мәшәкатьле булуын исәпкә алсак, бу җирлекләрдә районның иң уңган-булган хуҗабикәләре дисәк яши тә, бер дә ялгыш булмас. Ун ай эчендә сыерларның баш саны да арткан шәхси хуҗалыкларда 257гә артып, 5320 гә җиткән.

Барның–малы Эше бар, диләр. Йортта хайван асрауга без, кешеләре авыл, шулай булырга тиешле дип карыйбыз. Яшәп Авылда көтүдән сыерың кайтмаса, йорт алдындагы чирәмдә тавык-үрдәк, каз бәбкәләре йөрмәсә яшәүнең мәгънәсе, яме дә юк кебек. Аларны Ә акчага әйләндерә калганда, иркенлек тоясың, мәшәкатьләр онытылып дә китә. Билгеле, мал-туарны яратып асраган Яңа авыл Ишле җирлегендә шәхси хуҗалыкларга туры килгән акча кереме дә мулдан. 2016 елның 9 аенда бер хуҗалыкка уртача керем 210 мең сумнан артык. Шланга, Яңа Элмәле, Иске Чокалы, Кече Чынлы авыл җирлекләрендә дә бер шәхси хуҗалыкка уртача керем тугыз айда 158-129 мең сумга кадәр булган. “Асрасаң–бар инде”, диләр иде өлкәннәр, без бала чакта да. Әле ул чорларда хуҗалыкта сыер бер бер, бер бозау, кош-корттан артык әлләни булмый торган иде.

Татарстан Хөкүмәте, Президент та авыл кешеләренең мондый үзшөгыленә теләктәшлек итү, хезмәтен җиңеләйтү максатыннан төрле программаларны гамәлгә кертә. Сыер саву аппаратлары сатып алганда, сыер, кәҗә башына субсидияләр бирү карап, 20 һәм аннан да күбрәк башка исәпләнгән абзарлар төзергә булышу–шундыйлардан. Соңгы елларда исә ат асрауны да үстерү, кош-корт үстереп сатуны арттыру максатыннан Хөкүмәт тарафыннан төрле ярдәмнәр оештырыла башлаган иде. Әмма “беренче төерле коймак” дигәндәй, безнең районда кайбер программаларның халыкка мәгкуль түгеллеген белдерделәр киңәшмәдә авыл җирлеге башлыклары. Мәсәлән, ветеринар препаратлар алганда субсидия бирелү. 1000-2000 сумлык субсидия өчен авыл авыл кешесе район хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсенә генә дә әллә ничә тапкыр килергә мәҗбүр. Ала торган акча юл йөрүгә китеп бетә. Яшь таналар, каз, үрдәк, тавык бәбкәләре алу юнәлешендә дә шундый ук кыенлыкларга, чынлыкта, “кәгазь боткасына” килеп төртелгәннәр. Мал-туар Ә асрау белән шөгыльләнергә, авылда үзшөгылен башлап җибәрергә теләгән (хәтта инде башлаган да яшьләребез) бар икән һәм күп.

Бу уңайдан яңгыраган фикерләрне Ринат Гайзатуллин язып алды һәм тиешле инстанцияләргә җиткерәчәге турында да белдерде. “Үр менгәндә атның башына сукмыйлар”, ди халык. Әллә кайлардан “озын берлек” эзләп йөрмичә, аяк астында яткан “берлеккә” игътибар итә башлады авыл кешесе. Дәүләт тарафыннан халыкның мондый эшлекле активлыгын яклау да ниндидер бюрократик киртәләргә эленеп калмасын иде шул инде, программалар да эшләсен, халык та мулдан көн күрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International