Коры һава шартларында югары уңыш бирә торган бодай сортына "Хәят" исеме бирелгән

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Татарстанда коры һава шартларында да югары уңыш бирергә сәләтле бодай сорты уйлап табылган. Бу хакта “Татарстан” радиосына биргән интервьюсында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Россиядә 1 сорты китереп чыгару өчен уртача 13 ел вакыт кирәк. Сорт чыгарганнан соң да, 2-3 ел сынау уза.

“Сортка патент 30 елга бирелә, әмма күп очракта, ул якынча 10-15 ел игелә. Мисал өчен, бездә “Казанский юбилейный” дигән бодай сорты бар. Әлеге сорт бездә 2000 елларда игелә башлады һәм даими рәвештә югары сыйфатлы уңыш бирә. Әмма ул акрынлап икенче планга күчеп бара. Хәзер бездә “Хәят” дигән сорт чыгарыла. Аның 66 процентын “Казанский юбилейный”, калган 33 процентын “Тулайковский-10” сорты тәшкил итә, ул Самарада чыгарылган”, - ди галим. Аның сүзләренчә, әлеге ике сортны кушу нәтиҗәсендә килеп чыккан яңа сортлы бодай корылык шартларында да югары уңыш бирергә сәләтле. 

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International