Чүпрәледә эшләүче авыл яшьләренең II иҗат фестивале гөрләде

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Авылда эшләүче яшьләрне ниләр кызыксындыра, нинди уй-фикерләр белән яшиләр? Сала тормышын сайлаган авыл яшьләренең көндәлек мәшәкатьләренә яктылык, мәдәният нуры, үзгрешләр кертү, буш вакытларын файлалы итеп үткәрү юнәлешендә үткән ел районда “Киләчәк безнең белән” фестивале игълан ителде. Әлеге чара дәвамлы булып, быел да район авыл җирлекләрендә гөрләде.

 19 авыл җирлегендә эшләүче район яшьләрнең сәләтләре дүрт зонада бәяләнде. Нәтиҗәдә, иң-иңнәре генә район мәдәният йортында узучы финал өлешенә чакыру алды. Болар барысы тугыз команда иде.

Бөтенроссия яшьләр  көнен билгеләп үтү кысаларында үткән шимбә кичендә һәр команда зур сәхнәдә җиңү өчен көч сынашты. Башлап һәркайсы үзе белән таныштырды. Презентация вакытында авыл тормышы, яшәеше, үткәне, бүгенгесе чагылыш тапты. Кечечынлылар әйтик, хуҗалыкта ирешкән уңышларын тәкъдим итсәләр, бизнәлеләр 1000 еллык тарихлары белән горурланып сөйләделәр, авыл турындагы җырларын көйгә салдылар.

Билгеле һәр авыл үзенең җырчылары, биючеләре белән дә данлыклы. Бу очракта да һәр  командадан җыр һәм бию буенча осталыкларын барларга туры килде.  

Чыгышларны гадел бәяләргә тырышкан жюри нәтиҗәләре буенча  3 урынга Кече Чынлы, 2- Городище, 1 - Алешкин-Саплык авыл җирлегенең командалары лаек булды. Фестивальнең абсолют җиңүчесе, Гран-при иясе итеп, Уби авыл җирлеге командасы игълан ителде.

Район башлыгы Александр Шадриков һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев командаларны тәбрикләп, яшьләрнең зур көч булуларын билгеләп, киләчәк чыннан да алар белән икәнлеген ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International