Кадерле ветераннарыбыз янында

2016 елның 24 июне, җомга

«Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге тарафыннан республика күләмендә күп кенә программалар тормышка ашырыла.  “Безнең кадерле ветераныбыз” шундыйларның берсе.

Әлеге проект Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә булдырылган иде. Һәм чара кысаларында  һәр Бөек Ватан сугышы ветеранына социаль паспорт тутырылды. Ветеранга оешма, предприятие, волонтёрлар  беркетелде. Алар өлкәннәр янында булып, ихтыяҗларын белештеләр һәм өйләренә, йортларына ремонт кирәк була калганда ясадылар, көнкүреш техникалары алып бирделәр. Саннары белән аз калып баручы сугыш ветераннарының  күргән михнәтләрен үз авызларыннан ишетеп калу өчен видеороликлар эшләнде. Әлеге видеоязмалар  төрле утырышларда, киңәшмәләрдә күрсәтелә.

Район үзәк хастаханәсендә “Ветеран палатасы” булдырылды. Һәм әлеге палатаны партиянең җирле бүлекчә Советы депутатлары контрольдә тота.  2014-2015 елларда Татарстан күләмендә, мәсәлән, шундый 38 яңа палата ачылган, 139ына капиталь ремонт ясалган һәм 189ында чираттагы ремонт үткән. 152 палатада, шул исәптән безнең райондагысында да, санитар-гигиеник бүлмә барлыкка килгән, 300гә якынында элеккеге җиһазлар яңасына алмаштырылган.

2015 елдан исә проектның икенче этабы эшли башлады. Ул интернатларда яшәүче ветераннарның тормыш шартларын тагын да яхшыртуны күздә тота.

Дилүзә Аббазова, тармакара технологияләр техникумы укытучысы:

–Безнең техникумга Түбән Каракитә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Җиһанша Исхаков беркетелгән иде. Бәйрәмнәрдә әлеге ветеран янына техникум студентлары белән бергә барсак, башка вакытларда үзебезгә чакырып та очрашулар үткәрдек, һәрвакыт  хәл-әхвәлен белешеп торабыз.          “Бердәм Россия” партиясенең мондый инициативасы ике як өчен дә файдалы булды. Бер яктан, ветеран үзен җәмгыятькә әле дҗә кирәк итеп тойса, икенче яктан яшь буын утлы еллар шаһиты белән аралашу мөмкинлеге ала. Китаптан укып белү белән, шул вакыйгаларның эчендә кайнаган кеше авызыннан ишетеп белү–бөтенләй икенче төрле бит ул.

Гөлнар Рәкыйпова, мәдәният йорты хезмәткәре:

–Безнең кадерле ветераныбыз Иске Шәйморза авылында яшәүче Абдрахман Камалетдинов. Эшләре, яшәешләре белән безгә һәрьяклап үрнәк булган бу ветеран янында булу, аңа бераз булса да ярдәм итә алу горурлык хисләре уята. 


Резидә Җамалтдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International