Чүпрәле районы илкүләм “Хәтер шәме” акциясенә кушылачак

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан ил күләмендә “Хәтер шәме” акциясе уза. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышында -фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу.

Акция район үзәгендәге паркта Геройлар аллеясында 21 июньдә 21.00 сәгатьтә узхачак. Әлеге чарага күңелендә каһарман геройларыбызга, ил-көн яктылыгы, тынычлыгы өчен аусыз сугыш кырында көрәшкән якташларыбызга хөрмәт хисе йөрткән һәркем катнаша ала. Акция кысаларында мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре кую, батырларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алу һәм чараның төп өлешен тәшкил иткән шәмнәр яндыру булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International