Чүпрәле районында терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техниканы тикшерделәр

2016 елның 27 мае, җомга

Район хуҗалыкларында алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү эшендә катнашачак техниканың ни дәрәҗәдә әзерлеген ачыклау максатыннан тикшерү үткьрелде. 

Белгечләр эшне “Ә. Әбдриев исемендәге Шәйморза” хуҗалыгыннан башлады. Аннан соң ул “Цильна” хуҗалыгында, Дементьев исемендәге агрофирманың Село Уби филиалында, “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Татар Бизнәсе һәм “Низамов А.” крестьян фермер хуҗалыгында дәвам итте. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының бөртекле һәм техник культуралар секторы җитәкчесе Фәргать Зиннатов, республиканың “Гостехнадзор” хезмәте белгече Илнур Җәлалетдинов һәм “Ак Барс” холдинг компаниесе вәкилләре, районның агро идарә белгечләре һәм урыннардагы агрономнар, инженер- техник хезмәткәрләр катнашты.

Тикшерү вакытында төп игътибар терлек азыгы әзерләү машиналарының техник торышына, басудан азык утарына яшел масса һәм печән ташучы транспорт чараларының әзерлегенә һәм шоферлар белән тәэмин ителешенә, азык утарларының чисталыгына, траншеяларның төзеклегенә юнәлтелде. Тикшерү нәтиҗәләрен карап чыкканнан соң, комиссия җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятен җиңүче дип тапты, икенче һәм өченче урыннарны “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасы белән “Низамов А.” крестьян- фермер хуҗалыгы бүлеште. Агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов техниканы әзерлек сызыгына куйган барлык белгечләргә һәм механизаторларга ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте, җәй буе басу эшендә катнашучыларның һәркайсына түземлек, гаилә бәхете һәм имин тормыш теләде. “Республиканың биш районы мал азыгы әзерләүгә кереште.

Быелгы яз кыр эшләре өчен җайлы килде. Сезнең дә басуларыгыз, чәчүлекләрегез әйбәт күренә. Барлык эшләрне дә үзвакытында югары сыйфат белән үтәп чыксагыз малларыгыз тук, иктисадыгыз нык булыр. Чүпрәле егетләренең хезмәттә сынатмауларына ышаныч зурдан, сезгә уңышлар телим”,- ди Фәргать Гарифуллович.


Рәшит Фатхуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International