"Бөтерчек" театры "Кояшкай" балалар бакчасында "Сертотмас үрдәк" әкиятен тәкъдим итте

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Чүпрәле район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Бөтерчек" балалар театры "Кояшкай" балалар бакчасында Абдулла Алиш әкиятенә нигезләнеп эшләнгән "Сертотмас үрдәк" әкиятен күрсәттеләр. 

Әкият бер сулышта барды. Балалар әкият өченә кереп китеп җанланып утырдылар. Ә инде яшь артистларыбыз бик теләп катнаштылар, чөнки күбесе шул балалар бакчасында үскән балалар. Балалар да тәрбичеләр  дә бик канәгать калдылар, олы рәхмәтләрен белдерделәр. Киләсе чыгышларыгызны көтеп калабыз дип җылы сүзләр белән озаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International