Хөрмәтле эшмәкәрләр!

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

"Агротуризм" грантын алуга һәм Татарстан Республикасы территориясендә авыл туризмы объектларын үстерүгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының конкурс сайлап алуына гаризаларны сыйфатлы әзерләү максатларында, "Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе 2024 елның 29-30 апрелендә Биектау муниципаль районының "Добрый" ДОЛ базасында «агротуризм мәктәбе» белем бирү программасын үткәрә.

Катнашуга авыл туризмы юнәлеше буенча эшчәнлек алып баручы яки алып барырга планлаштыручы фермер хуҗалыклары (ЛПХ, ИП (КФХ), авыл хуҗалыгы кооперативлары һ.б.) вәкилләре чакырыла. Программа кысаларында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь эшмәкәрләргә бушлай катнашу каралган, калган барлык гражданнар түләүле нигездә белем ала ала. Бер көнлек уку бәясе 2000,00 сум тәшкил итә, теләүчеләр квалификация күтәрү турында сертификат ала алачак.

Катнашу өчен 2024 елның 25 апреленә кадәр clck.ru/39q89c сылтамасы буенча теркәлү узарга кирәк. Урыннар саны чикләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International