Чүпрәле районында "Зарница" муниципаль этабы вакытында ГТО нормативларын үтәделәр

2024 елның 19 апреле, җомга

1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Зарница 2.0” Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды.

"Зарница 2.0" уены кысаларында командаларда катнашучылар ГТО комплексының түбәндәге сынау нормативларын үтәделәр:

     • челнок йөгереше; 

     • 30 һәм 60 метрга йөгерү;

     • биек перекладинада тартылу;

     • түбән перекладинада тартылу;

     • урыннан озынлыкка сикерү;

     • аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү.

Бу хакта Чүпрәле районының яшьләр һәм спорт бүлеге хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International