ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан хатын-кызлары үз эшләрен ачу өчен бушлай укый һәм 100 000 сумлык грант ота ала. Мондый мөмкинлекне аларга Амвэй «Киләчәк өчен җаваплы» хәйрия фонды бирә.

“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча 2018 елның 21 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә   көчле  җил булуы көтелә (12-17 м/с кадәр), урыны белән 22 м/с кадәр булуы ихтимал.

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

20 июнь көнне Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында гомер итүче Данилова Мәрьям Нуретдин кызы һәм Яңа Кәкерле авылында яшәүче Садыков Миннатулла  Каюм улы үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Ниһаять, район эшчәннәре алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Ә бит башка елларны июньнең башларында инде печәннең беренче катына төшәләр иде.

29 июньдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү Бөтенроссия көне узачак. Юридик өлкәгә караган сораулары булган чүпрәлеләр  бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый кабул итү пунктына (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 14 А ) мөрәҗәгать итә ала.

2018 елның 27 июнендә район Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13-нче йорт) Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итә. Кабул итү республика прокуратурасы һәм тикшерү комитеты вәкилләре катнашында уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International