ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

9 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

«Ут, газга бәяләр июльдән артачак» дип язган идек. Без анда бәяләрне Татарстан Республикасы күләмендә һәм шәһәрләрдәге тарифны күз алдында тоткан идек. Җирле бәяләр исә түбәндәгечә: газ өчен аерма юк, шәһәрдә яшәүче халык кебек үк бкр куб.метр газ өчен 5,48 тиен түлибез. Әгәр  1 июльдән вәгъдә ителгәнчә бәяләр 3,4%тан күбрәккә арттырылмаса, газга бәя елның икенче яртыеллыгында безнең өчен 5,66 сум тирәсендә булыр, дип фаразлана.

“Кар автомобиль”ләрендә  (снегоход)  йөрергә яратучылар саны елдан ел арта барса да, аны эксплуатацияләү кагыйдәләрен күпләр сакларга яратмый. 

Район предприетие һәм учреждениеләре арасында үткәрелгән хоккей буенча район чемпионы билгеле булды. Әлеге исемне  район мәгариф бүлеге командасы яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International