Бүген район буенча һәр сыердан тәүлеккә уртача 16,9 килограмм сөт савыла. Кабул итү пунктларына 76,4 тонна продукция тапшырыла. Әлеге күрсәткечләр үткән елгыга караганда аз гына күберәк. Терлекчелек тармагы буенча сигез айлык эшкә йомгак ясаганда район башлыгы Александр Шадриков көз айларында да малларның продуктлылыгын киметмәү өчен мөмкин булган барлык һәм чараларны резервларны кулланырга кирәклеген әйтте.