Чүпрәледә егетләрне армиягә озату тантанасы булды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

 10 декабрь иртәсендә ике тапкыр Социалистик Хезмәт каһарманы П.В. Дементьев исемендәге паркта районыбыз егетләрен армиягә озату тантанасы булды. Бүген безнең районнан 5 ир-егет Ватанны сакларга китте.

   Котлау сүзләре белән призывникларга Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, әфганчыларның район Советы рәисе Виктор Петухов һәм авыл җирлекләре башлыклары мөрәҗәгать иттеләр. Барлык чыгыш ясаучылар да армия хезмәте һәм Ватанны саклау Россия Федерациясе гражданинының изге бурычы булуын билгеләп үттеләр. 

   «Бүген без сезне олы юлга озатабыз, анда сез Чүпрәле районы һәм безнең республика данын лаеклы һәм намус белән якларга тиеш. Армиядә хезмәт итү – Россиянең гражданнарының изге бурычы. Дәүләт иминлеген тәэмин итү өчен сезнең кебек патриотлар кирәк һәм сезнең ярдәм белән безнең ил чикләре тулы иминлектә булыр дип ышанам. Армиядә хезмәт итү елы бик тиз узып китәчәк, ә хәтердә гомер буе сакланачак», - дип, билгеләп үтте Айрат Фиркатович һәм тантаналы митинг ахырында район Башлыгы исеменнән Ватанның булачак сакчыларына «командировочныйлар»лар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International